Хезмәт

Карадуганда «Игенче» хуҗалыгы призына шахмат ярышлары

Бүген Карадуган мәдәният йортының китапханә залында 17 нче тапкыр «Игенче» хуҗалыгы призына район беренчелегенә шахмат ярышлары булып узды.

Бәйгене хуҗалык рәисе Булат Бакый улы Зыятдинов ачып җибәрде. Ярышлар ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында аерым оештырылды һәм барлыгы 22 уенчы көч сынашты. Сезнең игътибарыгызга бәйгенең җиңүчеләрен тәкъдим итәм.
Ир-егетләр арасында:
1. Гарифуллина Ландыш (Норма авылы)
2. Хөснетдинов Камил (Карадуган авылы)
3. Габдрахманов Салават (Балтач бистәсе)
4. Мөхәрләмов Камил (Балтач бистәсе)
Хатын кызлар арасында:
1 Шәрипова Алинә (Карадуган урта мәктәбе)
2. Сөләйманова Гөлшан (Балтач урта мәктәбе)
3. Шаһимәрдәнова Рамилә (Балтач урта мәктәбе)
Шулай ук ярышларда катнашучы ин яшь һәм ин өлкән уенчыларга да хуҗалык исеменнән бүләкләр тапшырылды.
1. Сәмигуллин Харрас (Карадуган авылы) - 85 яшь
2. Сулейманова Гөлшан (Балтач урта мәктәбе) - 9 яшь
Барлык ярышчылар һәм оештыручылар исеменнән бик бай табын артында төшке аш оештырганы өчен Карадуган урта мәктәбе директоры Гөлсинә Фаил кызы Зариповага олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
Бәйгебезнең катнашучыларыннан киләсе ярышларны быел мәрхум булган районыбызның куренекле шәхесе Зыятдинов Бакый Шәймулла улы хөрмәтенә аның исемендәге шахмат мемориалы дип атарга дигән тәкъдим булды.
Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да шахмат турлары шушы рухта, ә бәлки тагын да зуррак масштабта узар дигән ышанычта калабыз.
Фото: http://xn--k1abx.xn--p1ai/22-09-2011/%D0%B4%D0%B5%D0%BD%D1%8C-%D0%B7%D0%B4%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B2%D1%8C%D1%8F-2011

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: