Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Карадугандагы Җәлил музее призына хоккей ярышлары узды

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллык юбилее уңаеннан Карадугандагы Җәлил музее призына 2000-01 елгы балалар арасында узган хоккей ярышлары быел зур оешканлык белән башланып китте.

Боз өстенә Карадуган мәктәбе укучылары чыгып шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Музей директоры Фирая Зыятдинова 40 еллык тарихы булган музейның эассызыклап узса, район спорт оешмасы башлыгы Рөстәм Заһидуллин исә, ярышны оештыручыларга үзенең олы рәхмәтен җиткереп, бүгенге ярышларның матур мизгелләре музейда урын алыр дигән фикердә калды.
Ярышлар бик кызу барды һәм быел гына булдырылган күчмә матур Кубогы Карадуганда калды. Бар көндәшләрен җиңеп, боз хуҗалары беренче булды. Икенче урынга Түнтәр мәктәбе уенчылары чыкса, өченчегә Балтач мәктәбе уенчылары чыкты. Иң оста уенчы булып Камалетдинов Фазыл танылды.
Яшь хоккейчыларыбыз өчен тагын бер сөенечле хәбәр, дүшәмбе районыбызның җыелма командасы Башкортстанның Салават шәһәренә 2003-04 елгы балалар арасында "Алтын алка" клубы призына узучы ярышларга китәчәк. "Игенче" җәмгыяте директоры Булат Зыятдинов бу ярышларыбызга бару өчен үз булышлыгын тәкьдим итте. Әнә шундый изге затлар инде алар Зыятдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250