Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Каратистларыбыз район данын яклый

Каратэ буенча Йошкар-Ола шәһәре беренчелегендә спортчыларыбыз призлы урыннар яулап кайттылар.

17 нче гыйнвар көнне Йошкар-Ола шәһәре беренчелегнә каратэ ярышлары булып узды. Бәйгедә район данын яклап ике яшь каратэчыларыбыз һәм баларның яраткан тренеры Вәсилә Газизова чыгыш ясады.

"Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан" дигән мәкаль нәкъ менә әлеге спортчыларга туры киләдер. Сафин Илдан кумитэ буенча 2 урын, Вәсилә Газизова ката төрендә 2 урын яулап кайтканнар.

Әле шундый һава шартларында иртәнге сәгать дүрттән юлга чыгып, ярышларда җиңү яулап көнендә кире әйләнеп кайтуларын исәпкә алсаң, "афәрин"нән башка сүз юк.

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз, тренерыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Уңышларыгыз дәвамлы, ихтыярыгыз какшамас булсын!

Фото: sport_shkola_baltasi

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ