Хезмәт

Кариле кызы Чулпан Габделганиева бүген Нальчикка китте

Кариле кызы Чулпан Габдөлганиева бүген Нальчикка шашка-шахмат буенча инвалидлар арасында үткәрелә торган Рәсәй беренчелеге ярышына китте.

- Мин шашка буенча гына катнашам, - ди Чулпан. - Апам Гөлшат озата бара. Казандагы тренерым Сергей Васильевичның аягы сынган иде, шуңа үзебез генә барабыз. Ярышларга барырга спонсорлар ярдәм итте: сөт-май комбинаты җитәкчесе Илшат Нуриев, Гөлсем апа Миннебаева, спорт эше һәм яшьләр бүлеге, Балтачтагы тренерым Фагыйль Гайнетдиновларга зур рәхмәт. Минем ярышлар 1 май көнне башлана.
2007 елда Рәсәй күләмендәге ярышта өченче урын яулап кайткан Чулпанга бу юлы да уңышлар юлдаш булсын!
Фото:http://baltasi.ru/news.php?makal=750

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: