Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Картчы егетләребез зур бүләкләргә лаек булды (+бик күп фото)

Тантаналы чарада Вәлиәхмәт белән Йосыфка диплом, исемле кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды

Яңа ел бәйрәмен юкка гына могҗизалар чоры димиләр. Бу сүзләрем белән ДОСААФ базасында шөгыльләнүче картчы егетләребез дә килешер. Казанда «Форсаж» картинг үзәгендә елга нәтиҗә ясалып, бездән Вәлиәхмәт Хәкимов белән Йосыф Вәлишин катнашты. Вәлиәхмәт ахыргы нәтиҗәләр буенча өченче урынны биләсә, Йосыф исә соңгы ярышта 3 урынны алуга ирешкән иде. Тантаналы чарада Вәлиәхмәт белән Йосыфка диплом, исемле кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Республикакүләм үткәрелүче мондый чарада бүләкләнү, әлбәттә, күпне сөйли. Егетләрнең һәм инструкторлары Фәнис Хәйруллинның уртак тырышлык нәтиҗәсе бу. Афәрин, ихластан котлыйбыз. Алга таба да уңышларыгыз белән сөендереп торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев