Хезмәт

Балтач районы

Спорт

«Карт»чылар уңышы

«Факел» яшүсмерләр клубы бинасында оештырылган картинг клубта 20 бала шөгыльләнә.

Үз эшенең остасы булган тренер Фәнис Хәйруллин республика күләмендә үткән һәр ярышта катнашырга омтыла. Әлеге зур хезмәткә ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясеннән тыш, шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин һәм «ОСТО»(җитәкчесе Рафаэль Фәйзрахманов) матди ярдәм күрсәтә. Күптән түгел райондаш картчыларыбыз «Форсаж» картинг үзәгендә уздырылган ярышта булып кайтты. «Факел» яшүсмерләр клубы - 15, ә «ОСТО» командасы унынчы урын яулауга иреште. Шәхси беренчелектә Шамил Кадыйров беренче булды һәм диплом, медаль, кубок, акчалата приз белән бүләкләнде. Искәндәр Нотфуллин исә сигезенче, аңа диплом һәм акчалата приз тапшырылды. Киләчәктә егетләрне бихисап ярышлар көтә, ә без аларга һәрвакыт уңышлар юлдаш булуын телибез.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Шамил Кадыйров һәм Искәндәр Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250