Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Картларда җилдереп кенә... (+бик күп фото)

Ел саен матур традиция буенча  “Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан  район ЮХИДИ бүлеге “ДОСААФ” белән берлектә картинг буенча районара ярышлар уздыра.

Районыбызның  картинг осталары белән биредә якыннан танышу мөмкин булды. Ярышлар "Стриж" (8-14 яшь), "Хонда-200" (8-14 яшь), "Хонда-270" (12-17 яшь), "125А" (13-15 яшь) төркемнәре буенча үткәрелде. Ачылу тантанасында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар  Хәйретдинов ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов чыгыш ясады.  Ярышларда 4 районнан 5 команда катнашты, Балтачтан мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм ДОСААФ командалары,  Арча, Кукмара һәм Лаеш районнары спортчылары үзара көч сынашты. Команда зачетында беренче урынны ДОСААФ  командасы, икенче урынны Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәге, өченче урынны Кукмара командасы яулады. Шәхси беренчелектә "Стриж" төркемендә 1 урында Әмир Бариев (Балтач, мәктәптән тыш эшләр үзәге), 2 урында Кәрим Һадиев (Балтач, ДОСААФ), 3 урында  Константин Абрамов (Лаеш).

"Хонда-200" төркемендә 1 урында Данияр Гарифуллин (Балтач ДОСААФ), 2 урында  Айназ Закиров (Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәге), 3 урыда Әмир Хәйруллин (Балтач ДОСААФ).

"Хонда-270" төркемендә 1 урында  Айзат Садыйков (Кукмара ДОСААФ), 2 урында  Илнизар Әхмәдиев (Арча), 3 урында  Вилдан Сәфәргалиев (Лаеш).

"125А" төркемендә 1 урында  Ислам Хәйруллин (Балтач ДОСААФ), 2 урында  Азат Мөхәммәтҗанов (Балтач ДОСААФ), 3 урыда  Вәлиәхмәт Хәкимов (Балтач ДОСААФ). Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә командалар оригиналь кубоклар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев