Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кая барсак... шунда җиңәбез!

Республика буйлап мәктәп балалары арасында "Алтын алка" клубы призына хоккей ярышлары гөрләп бара. Шундый ярышларның икесендә без җиңү яуларга өлгердек инде.

1999-2000 елда туган балалар арасында Теләчедә узган финал ярышларында беренче урынны яулаган булсак, 2001-02 елгылар арасында Аксубайда узган ярышларда икенче булдык. Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Түбән Шөн авылында ел саен уза торган регионара хоккей ярышларында тренер Илшат Гыйбадуллин җитәкчелегендәге җыелма командабыз икенче призлы урынны яулап кайтты.
* * *
Спорт туризмы буенча Казанда узган Татарстан беренчелегенең зона һәм финал ярышларында Субаш туристлары беренчелекне яулады. Шул җиңүләреннән соң безнең бу командабыз янә Казанга барып 44 нче традицион республика ярышларында көч сынашып кайттылар.Булдыралар, Азат Хөснетдинов укучылары. Кечкенәләр группасы барлык дистанцияләрдә /кыска, күмәк, бәйләнешле/ йөгереп, беренче булдылар. Гомуми команда нәтиҗәләре буенча да аларга тиңнәр булмады. Шәһси беренчелектә исә Илсур Вафин, Илшат Хәбиев, Булат Вафин, Алисә Хөснетдинова беренчелекне яуладылар.Дмитрий Ильин икенче булды.
* * *
Биектауда 1998-2000 елда туган балалар арасында Татарстан беренчелегенә узган татарча көрәш ярышлары безгә аеруча зур уңыш китерде. Ярышларга килгән 40 команда арасында безнекеләр өченче урынны яуладылар.Яңгулдан Илнар Муллахмәтов /тренеры Р.Габдрахманов/ чемпион булып, Россия беренчелегенә путевка алды. Чепьядан Илназ Минмуллин /тренеры А.Хәйретдинов/ исә өченче урында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250