Хезмәт

Балтач районы

Спорт

Кайда да бирешмибез!

Кайда да бирешмибез!

Баскетбол. Буа шәһәрендә «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә 1997-98нче елгы кыз балалар арасында узучы районара баскетбол ярышларында районыбызның Сосна мәктәбе кызларыннан торган команда (тренеры Ф.Габдрахманов) икенче призлы урынны яулады. Кукмара шәһәрендә, мәктәпләрнең баскетбол командалары арасында, «Зилант» спорт мәктәбе кубогына узган IV ачык беренчелектә Балтач гимназиясенең 2000-2001 елгы малайлары (тренеры М.Хәлимов) өченче призлы урын белән кайтты.
Татарча көрәш. Мари Иленең Бәрәңге бистәсендә район беренчелегенә узган татар милли көрәше ярышларыннан яшьләребез искитмәле күрсәткечләр белән кайтты. Чепья мәктәбеннән Илназ Миңнемуллин (югары үлчәүдә), Илназ Әхмәтҗанов (44 кг.), Рөстәм Сираҗиев (32 кг.), Арбордан Фәнис Кәбиров (36 кг.) чемпион булдылар. Шулай ук Шеңшеңәрдән Алмаз Хаҗиев (28 кг.), Арбордан Алмаз Гыйльметдинов (36 кг.) икенче урынны, шушы ук мәктәпләрдән Ринас Шәрифуллин (39 кг.) һәм Әмир Хәйруллин (44 кг.) өченче призлы урыннарны яуладылар.
Шахмат. Казан шәһәрендә авыл шахматчылары арасында уздырылган Татарстан беренчелегендә Балтач бистәсенең 1нче номерлы ясле-бакчасында тәрбияләнүче Гөлшан Сөләйманова 8 яшькә кадәрге кызлар арасында уйнап, икенче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250