“Каймак” тавыннан утлар чыкты
Кышкы уеннарның нинди генә төре юк хәзер. Кичә - 31 гыйнварда бистәнең Кече Лызи авылы ягына китә торган юл буенда урнашкан "Каймак" кибете каршындагы кар тавында көн дәвамында музыка һәм балаларың шат авазларыннан яңгырап торды.
Иң еракка шуу ярышында балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә бик тырыштылар. 14 яшькә кадәрге балалар арасында 1 урында - Адел Хөснетдинов, икенче һәм өченчедә Эмиль Хөснетдинов, Зөһрә Җәләева; 14 яшьтән югарыраклар арасында Лилия Вәлиева, Ләйлә Зиннәтуллина, Рамил Сабиров җиңү яулады.
Ә иң күңеллесе, мөгаен, гаиләләр ярышы булгандыр. Ярышның төп шарты буенча алар бер салазка-чанага сыешып бетергә тиеш иде. Шуңа да алар нинди генә алымнар кулланып карамадылар, шулай да сынатмадылар! Зиатдиновлар гаиләсе - беренче, Габдрахмановлар - икенче, Гыйльметдиновлар - өченче булды.
Ә аерым номинацияләрдә исә яшь ярымлык Тимур Зиатдинов - "Иң кечкенә уенчы", Закиров Радик - "Иң өлкән уенчы", ә Булат Заһидуллин "Иң текә (креатив) чана" иясе булып танылды.
"Каймак" тавыннан "утлар" чыкты... Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде. "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре кайнар коймаклар, чәйләр белән сыйлады. Бу көннең күңелле мизгеллре хәтерләрдә озак сакланыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев