Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кайныйбыз спортның үзәгендә

«Карагыз әле, районыбыз бүген спорт Ярышларыннан оясында мәш килгән умарта кортлары кебек кайнап тора. Кайда бар икән ул, бер көндә узучы шул хәтле ярыш? Яңгулда зурлар Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин истәлегенә ярышларда кәшәкә суга, «Балтачагрохимсервис» акционерлык җәмгыятендә регионара шахмат ярышлары. Ә бездә «Балтач» спорткомплексында «Юлдаш» җәмгыяте призына татарча көрәш...

Тугыз еллык тарихы булган быелгы ярыш үзенә 1995-1997нче елгы яшьләрне җыйды. Районыбызның 17 мәктәбеннән һәм 96 нчы номерлы һөнәр лицееннан 97 көрәшче бил алышты. Заманында Фәрит Габделбәрович Карадуганда мебель фабрикасы призына ярышлар оештыра торган иде. СССР таркалгач, заманалар да үзгәрде. Аңа алмашка менә шушы ярышлар килде. Инде менә икенче елын ул безнең мәһабәт спорт сараебызда уза. «Алла боерса, киләсе елга ярышларның ун еллыгы - юбилей елы. Ярышларны тагын да зуррак масштабта, кызыклырак уздыру өчен хәзердән үк әзерләнә башлыйм», диде ярышларны оештыручы өчен җаваплы булган вәкил - Россиянең мактаулы төзүчесе Фагыйль Гафиулла улы Шәфигуллин. Фагыйль әфәнде үзе дә чын күңеленнән татар көрәшенә гашыйк кеше. Гел дә көрәш үзәгендә кайнаучы шәхесләребезнең берсе ул. Көрәшкә килгән яшьләребезгә алар хәер-фатихаларын биргәннән соң, ике келәмдә ярышлар башланып та китте. Көрәшчеләребезгә көрәш дәрте биреп торырга ярышларга мәктәп директорлары да бердәм булып килгәннәр иде. «Авыр үлчәүдәге көрәшчеләребезнең күбәеп китүе, безнең өчен аеруча күңелле хәл», диде районыбызның баш тренеры Ранил Габдрахманов. Бу ярышта алар алты иде. Иң куанычлысы, ярышларыбыз травмасыз узып китте. Балтачтан шәхси эшмәкәр Фәнис Шәрипов та ярышларны күзәтеп, үз бүләген Арбордан 40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Фәнис Кәбировка тапшырды. Ә менә Фагыйль әфәнде үзенең акчалата бүләген Нормадан Рамил Хөснетдиновка бирде. Команда беренчелегендә җиңүчеләребезнең дә адресы үзгәрмәде. Ул - Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов шәкертләре - Яңгул егетләре. Икенче урында - Норма, өченчедә Чепья көрәшчеләре. Ярышларыбызның чемпионнары булып түбәндәгеләр танылды: Максим Прокопьев (Чепья, 40 кг.), Альфир Хәбибуллин (Яңгул, 45 кг.), Булат Һадиев (Чепья, 50 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 55 кг.), Рамил Хөснетдинов (Норма, 60 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр, 65 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, 70 кг.), Рөстәм Рамазанов (Яңгул, 75 кг.), Рифат Сибәгатуллин (Норма, 80 кг.), Рәдис Сәмигуллин (Нөнәгәр, авыр үлчәүдә).

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250