Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кайсы малай хыялланмый

18 августта илебез зурдан кубып Россия Авиация көнен уздырды. Ул быел истәлекле даталарга да бай булып чыкты. Генераль конструктор-авиатор А.Туполевның тууына - 125, авиация маршалы А.Покрышкинның тууына - 100, Татарстан Үзәк аэроклубының оешуына 80 ел. Безгә моның ни катнашы бар икән диярсез? Бар икән шул. Балтачыбызда зур тарихы булган, Үзәк...

- Эх, нәрсәләр генә эшләмәс идек без анда, үзебезнең малайлар-кызлар булса, - дип килеп керде миңа, үзенең ярты гомерен аэродромда уздырган Рәсим Даутов. Борчылуы йөзенә чыккан. Быелгы сезонда Новосибирск шәһәренең А.Покрышкин исемендәге кадетлар мәктәбеннән 15-16 яшьлек кызлар-егетләр килеп шөгыльләнеп яталар планер спорты белән. Күктә ник бер егет-кыз булсын районыбыздан. Аның рәхәтлеген күктә очып карамаган кеше генә белми. Хәер, Рәсим шушы аэродромда техник булып эшләү дәверендә үзе планер белән күккә күтәрелеп 120 сәгать очкан кеше бит. Планерчы-спортчы дәрәҗәсен зур горурлык белән йөртә ул. Очу темасына бер кереп китсә, тиз генә туктатырмын димә. Ни өчен Новосибирскидан хәтле килеп шөгыльләнергә кешеләр мөмкинлек табалар да, ә безнекеләр юк дип борчыла.


- Бу җәйдә Балтачыбыз өстендәге күккә күпләрегез игътибар иткәндер. Бер-бер артлы очып кына торды планерлар таккан самолетлар. 23 июльдән 6 августка кадәр биредә стандарт класслы планер спорты буенча Россия беренчелеге булып узды, - дип сөйләвен дәвам итте Рәсим Габделхак улы - Орлов, Новосибирск, Белгород өлкәләреннән, Приморск краеннан, Удмурт, Татарстан Республикаларыннан җыйналган планерчылар арасында халыкара класслы спорт осталарына хәтле бар иде. Минем өчен аеруча куанычлысы шул булды: Татарстан командасы исеменнән чыгыш ясаган планерчылар барысы да диярлек минем күз алдымда үсеп чыккан планерчы-спортчылар.

Ел саен Балтачка кайтып зур чыныгу алган кешеләр. Чемпион булуга ирешкән халыкара класслы спорт остасы Марина Калаева, спорт остасы Лариса Хәмитова, өченче урынны яулаган Зөлкафиль Хәкимьяновны чын мәгънәсендә үзебезнекеләр дип йөртәм мин. Татарстан командасының икенче урынны алуына да мин бик шат, - ди ул. - Тик шунысы гаҗәп: ни өчен әле без шундый аэродромыбыз булып күп нәрсәләрне югалтып йөрибез соң? Бәлки әле бездә дә очарга теләк белдерүче егет-кызларыбыз бардыр? Билгеле, җиңел генә бирелмәс инде бер нәрсә дә. Шулай да балаларны аэродромга җәлеп итүдә тырышып карыйсы иде.


Әнә шундый фикерләр белән чыгып китте ул минем яннан. Шул вакытта үзем дә уйлап куйдым. Әнә бит, авылыбыздан чыккан халыкара класслы очучыбыз Васыйл абый Ганиев белән ничек горурланабыз. Бертуган Рәис, Разый Хәлимовлар сосналыларның нинди горурлыгы! Алар да бит, беренче адымнарын әнә шундый кечкенә аэродромнан башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X