Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда бар халык Су, Су стихиясе, Кеше һәм Тормыш турында кыйсса күзәтте

Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы булды.

Әлеге тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Шоу Россия Федерациясе гимны астында чемпионат хуҗасы булган Россия әләмен күтәрүдән башланды. Аннан соң аренага чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәре парады узды. "Пилигрим" дип аталган шоуда исә 200 дән артык балет, цирк, бию коллективлары артистлары, синхрон йөзү осталары, Татарстанның танылган җырчылары катнашты. Су, музыка, яктырткычлар, махсус эффектлар ярдәмендә алар Су, Су стихиясе, Кеше һәм Тормыш турында кыйсса бәян итте, дип хәбәр итә Татар информ.
Фото: http://www.ntv.ru/sport/1448702/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250