Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда “Киндер-мастер” кекусинкай-каратэ буенча ярышларда “тукмаштылар” балалар...

Башкалабыз Казанда кечкенә сабыйлар арасында шәһәрнең ябык Кубогына "Киндер-мастер" дип исемләнгән кекусинкай-каратэ буенча ярышлар булып узды.

Спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов шәкертләре бу ярышларда да бик теләп катнаштылар һәм матур нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар.
Ярышларда барлыгы 84 сабый көч сынашты. 6-7 яшьлекләр арасында "тукмашып" Балтачтан Артем Федоров 25 килограмм үлчәү авырлыгында икенче, Бөрбаштан Әмир Бәзәгетдинов 20 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында өченче, Балтачтан Алим Гарипов /30 кг/ дүртенче, 8-9 яшьлекләр арасында Балтачтан Андрей Автономов /30 кг/ икенче, Балтачтан Салих Зарипов /25 кг/ һәм Нормадан Ислам Мөҗипов /30 кг/ өченче, Нормадан Әмир Рамазанов /30 кг/ призлы урыннарны яуладылар.
Фото: http://www.iko4.com/anonsy-sobytii/zakrytyi-kubok-g-kazani-sredi-malyshei-kinder-master-22-marta-2015-goda.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250