Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда үткән шахмат буенча Раштуа турнирында безнекеләр беренче

8-12 нче гыйнвар көннәрендә Казанда Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә балалар арасында Раштуа турниры узды.

Ярышларда республикабызның 13 шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Киров, Мари Иле, Удмуртия республикаларыннан 400дән артык яшь шахматчы көч сынашты. Әлеге ярышларда безнең районнан да 4 бала үз осталыкларын сынап карады. 9 яшькә кадәрге малайлар арасында Бөрбаш урта мәктәбеннән Ильяс Корбанов һәм Әмир Абдрахманов, 11 яшькә кадәрге малайлар арасында гимназиядан Данил Закиров, 13 яшькә кадәрге кызлар арасында Балтач мәктәбеннән Рамилә Шаһимарданова катнашты.
Балаларыбыз барысы да матур уен күрсәтеп, яхшы нәтижәләргә ирештеләр. Данил берьюлы 2 бүләккә лаек булды. Беренчесе 130 малай арасында уйнап иң күп очко жыйган 15 бүләкләнүче арасына керсә. икенчесе турнирда катнашкан 340 малай арасыннан авыл районнары арасында 1 нче урын яулады. Рамилә исә 4 нче урынны алып бүләкләнсә,турнирда катнашкан авыл районнары арасында 1 нче урын, дип хәбәр итә тренерлары Ландыш Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250