Хезмәт

Казанда узган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең II республика Спартакиадасында райондашларыбыз уӊышлары

Башкалабыз Казанда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең 2 республика Спартакиадасы булып узды. Билгеле, ярышларда безнең район спортчылары да көч сынашты һәм матур гына күрсәткечләргә ирештеләр.

Нөнәгәрдән Зөлфия Сәйдашева 100 метрга йөгерүдә, Яңгулдан Рамазан Нәкыйпов 100 метрга йөзүдә, Кунырдан Гөлназ Гафиуллина 100 метрга коляскада узышуда, коляскалылар арасында бочча буенча танылган шагыйрәбез Чулпан Габделганиева республика чемпионнары булып танылдылар. Нөнәгәрдән Марсель Вәлиев 100 метрга йөзүдә икенче булса, Түнтәрдән Алсу Шәймөхәммәтова өстәл теннысында, Соснадан Динар Сәйфетдинов 200 метрга йөгерүдә өченче булды.
Билгеле, районыбыз спортчыларының уңышларында, алар белән көн-төншөгыльәнүче, алны-ялны белми эшшләүче спорт мәктәбе тренеры Фагыйль Гайнетдинов хезмәтен билгеләп узарга кирәк.
Фото: http://www.udmsnk.ru/index.php/fotogalereya/category/336-16-maya-2014-spartakiada-rt-sredi-invalidov

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: