Көчле белеклеләр
Күптән түгел генә Балтачның кул көрәштерү осталары бөтен Россияне шаккатырып, Балтач данын еракларга таратып кайттылар.
Беренчесе - Түбән Новгород шәһәрендә 1992-1994, 1995-1996, 1997- 1998 елгы яшьләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә узган ярышларда Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары бертуган Рамил һәм Ранил Сафиуллиннар җитәкчелегендә көч сынашып, иң матур күрсәткечләргә ирештеләр. 55 килограмм үлчәү авырлыгында Салавыч мәктәбеннән Динар Фатыйхов, Балтачтан Айсылу Фәйзрахманова (70 кг.), Нөнәгәрдән Алинә Камалова (45 кг.), Яңгулдан Айзилә Миңнеханова (70 кг.) һәм Ләйсән Габделганиева (65 кг.), бүгенге көндә Казан авыл хуҗалыгы академиясендә белем алучы Түнтәр кызы Садия Умарова федераль округның чемпионнары булып танылдылар. Чепьядан Артем Иванов (45 кг.), Салавычтан Илгизәр Мөхәрләмов (65 кг.), Фирүзә Яппарова (50 кг.) - икенче, Кунырдан Гөлшат Шиһабетдинова (50 кг.), Түнтәрдән Раилә Корбангалиева (50 кг.) өченче призлы урыннарны яуладылар. Шунысы куанычлы, Фирүзә белән Ләйсән бу җиңүләре белән спорт остасына кандидат нормасын үтәделәр. Икенчесе исә Белгород шәһәрендә булды. Биредә Россия беренчелегенә инвалидлар арасында узган кул көрәшендә бүгенге көндә Казан шәһәренең Ласточкин исемендәге махсус мәктәбендә белем алучы Түбән Субаш авылы кызы Алинә Вафина да 50 килограмм үлчәү авырлыгында ике кул белән дә көч сынашып, үзенә тиңнәр бумавын раслады, спорт остасына кандидат булды. Ә менә Балтач универсаль спорт залы хезмәткәре Гөлзия Гарифуллина 60 килограммнан югары үлчәүдә ике кулы белән дә икенче булды һәм Россиянең спорт остасы нормасын үтәде. Спортчыларыбызны чын күңелдән олы җиңүләре белән тәбрик итәбез, бу ел аларга тагын да зуррак уңышлар алып килсен дигән теләктә калабыз.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:21Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ысулы Гүзәл Мәрдановадан «тишекле» коймаклар рецепты белән бүлеште.4600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4400
-
1 март 2021 - 08:11Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урыны координаталарын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин.5100
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар23300
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.21800
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".84502
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика