Хезмәт

Көчле герчеләр

«Балтач» универсаль спорт комплексында 1995-1996нчы һәм 1997-1998нче елларда туган яшьләр арасында гер күтәрү ярышлары булып узды.

Район чемпионнары булып түбәндәге егетләр танылды: 1995-1996нчы елгылар арасында Ильяс Абдурахманов (Норма, 55 кг.), Руслан Алексеев (гимназия, 60 кп), Фәннүр Вәлиев (Яңгул, 65 кг.), Радион Романов (гимназия, 70 кг.), Сергей Шишкин (Урта Көшкәт, 75 кг.). 1997-1998нче елгылар арасында: Илсаф Мәннәпов (Норма, 45 кг.), Рүзәл Хисаметдинов (Норма, 50 кг.), Расил Мөкминов (Норма, 55 кг.), Расил Сабирҗанов (Норма, 60 кг.), Илнар Закиров (Чепья, 65 кг.), Максим Исаев (Урта Көшкәт, 70 кг.).

Реклама

Бу герчеләребезне дә, райондашыбыз Рамил Зарипов кебек, Рәсәй, дөньякүләм ярышларда җиңүче буларак күрергә Ходай насыйп итсен!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: