Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көчле шахматчылар җыелды. Кайда?

19нчы октябрь көнне Норма мәктәбендә Г.Фәйзрахманов призларына шахмат турниры үтте. Әлеге ярышка район мәктәпләреннән тыш, күрше Кукмара, Мамадыш районыннарыннан да көчле шахматчылар килгән иде.

Ярышларны район мәгариф идарәсе житәкчесе Алия Юнысовна ачып жибәрде. Норма мәктәбе укучылары матур шигырьләрен сөйләп, ә мәктәбебезнең шахматчы кызы Диләрә Саттарова үзенең башкарган жыры белән ярышыбызны тагын да ямьләндереп җибәрде. Кукмара районыннан килгән кунакларыбыз турнирыбызны уздыручы Габдрәфыйк Гозәировичка Рәхмәт хаты тапшырдылар. Мәктәп директоры Ләйсән Гатауллина ярышта катнашучы балаларга үзенең матур теләкләрен җиткергәч, уеннар башланып китте.Ярышлар ике категориядә 2004-2008нче һәм 2009нчы елгы, аннан яшьрәк балалар арасында үткәрелде. Ярышлар оешкан төстә бик киеренке барды.

Менә алар җиңүчеләр:

2009нчы елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында 1нче урында Камалов Сәйдәш, гимназия, 2нче урында Евдокимов Артур, Кукмара, 3нче урында Рәхматуллин Сәлим. Норма укучылары арасында 1нче Мәрданов Раил, 2нче урында Мөҗиипов Ильяс, 3нче урында Сабиров Салават.Кызлар арасында 1-3урыннарны Мамадыштан килгән кунакларыбыз алдылар. Норма укучылары арасурында Саттарова Диләрә.

2004-2008 нче елгылар арасында 1нче урын Хөрмәтуллин Азат, Салавыч лицее. 2нче урын Абдрахманов Әмир, Балтач мәктәбе. 3нче урын Хисматов Нурлан, Кукмара. Норма укучылары арасында 1нче урынГарифуллин Айнур, 2нче урын Рамазанов Әмир, 3нче урын Шакиров Инсаф.

2004-2008 нче елгы кызлар арасында. 1нче урын Гарафутдинлва Диана, Кукмара. 2нче урын Шәрипова Фәйрүзә, Бөрбаш. 3нче урын Юнысова Камилә, гимназия. Норма укучылары арасында 1нче Гатауллина Лина, 2нче Кәримова Алсу.

Җиңүчеләргә спонсорыбызның акчалата бүләкләре,грамота һәм медальләр тапшырылды. Шулай ук иң яшь һәм матур уен күрсәтеп, аздан гына призлы урынга кермәгән уенчыларга да бүләкләр тапшырылды.

Шундый матур ярыш оештырып, балаларны куандырганнары өчен Г.Фәйзрахмановка, Ләйсән Фәритовнага, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Сәмигулловнага барлык ярышта катнашучылар һәм әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип шалтыраттылар Норма авылыннан.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат