Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күчмә кубок үз иясенә тап булды

Шашка уены гади генә булып күренсә дә, искиткеч мавыктыргыч, катлаулы комбинацион һәм үтә санаулы уен ул. Шул ук вакытта көндәшләрнең инсафлы һәм бер-беренә игътибарлы булын да таләп итә.

Узган ел, 8 март бәйрәме алдыннан, "Факел" яшүсмерләр клубы күчмә кубогына шашка ярышы оештырган иде. Күптән түгел генә әлеге ярышны кабаттан уздырдылар. Иң башта ярыш башланганчы, шушы клубның җитәкчесе Азат Закиев бәйрәм белән котлап, барлык уйнаучыларгада уңышлар теләп изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң залда тынлык урнашып, ярыш башланды. Без - уенчылар, бу ярышны көтеп алдык.

Шашка уены гади генә булып күренсә дә, - искиткеч мавыктыргыч, катлаулы комбинацион һәм үтә санаулы уен. Шул ук вакытта көндәшләрнең инсафлы һәм бер-беренә игътибарлы булын да таләп итә. Аклы-каралы тактадан җиңү табар өчен, нык уйланырга кирәк. Әлеге ярышта катнашучыларның тырышып уйнаулары һәм җиңеп, җиңелгән очракта бер-берсеннән канәгать калу да узе бер ямь булды. Берничә сәгать эчендә узган зурлар арасындагы ярышның нәтиҗәләре соңыннан билгеләнгәч, җиңүчеләргә медаль һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күчмә кубок та үз иясенә тап булды.

Шушы ярышны оештырган өчен "Факел" клубы хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Җиңүчеләр:

Хатын - кызлар арасында:
l - Чулпан Габделганиева
ll - Ландыш Гарифуллина
lll - Айгөл Газизуллина
lV - Кадрия Сәләхова
V - Айгөл Әсхадуллина

Ир - егетләр:
l - Рифкать Нәбиев
ll - Илнур Гизатуллин
lll - Ринат Зарипов.

Чулпан Габделганиева.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка ярышы