Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күчмә кубокны субашлылар отты

Кул көрәше буенча районыбызның баш тренеры Фагыйль Гайнетдинов призларына быелгы ярышлар аның туган җирендә Субашта үтте.

Билгеле, җирле хуҗаларга да мөрәҗәгать итмичә булдыра алмадык. Ул яктан бу җирлектәге хуҗалардан уңдык без. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итмә, кире борып чыгармыйлар. Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиев үзе килеп, ярышларны тантаналы төстә ачып җибәрде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына менә дигән чара килеп чыкты.
Ярышларга районыбызның иң көчле беләклеләре генә җыйналган иде. 91 спортчыны әле кайсы ярыш җыя?! «Традицион татарча көрәш ярышларына да шушы кадәр көрәшче килсә, без бик шат булыр идек», дип белдерде үз фикерен җитәкче. Тукай көннәре барган чорда анысы да бик зур чара булып тора. Ярышларыбыз да бик матур узды.
Ә район чемпионнары булып 2001-2004 елгылар арасында түбәндәгеләр танылды: Субаштан Индира Николаева, Айрат Абдрахманов, Рәдис Шакиров, Рәмзил Гыйльманов, Салавычтан Айгөл Вәлиева, Ландыш Хәкимова, Рәйхан Латыйпов, Арбордан Рәмзия Гаязетдинова, Гөлфинә Шакирова, Рөстәм Низамов, Нөнәгәрдән Рәниф Камалов, Чепьядан Татьяна Арыкова, Аланнан Маһисәрвәр Минһаҗева, Айрат Газыймов, Бөрбаштан Солтан Нурмөхәммәтов. Күчмә кубокны быел субашлылар алды, хуҗалыкның акчалата бүләгенә дә алар лаек булды. Икенче урынга яңгуллылар, ә өченче урынга нөнәгәрлеләр чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250