Хезмәт

Кече Олимпия уеннары

Февраль аенда балаларыбызның яраткан әтиләрен бәйрәмгә чакырып "Кече Олимпия" уеннары үткәрдек. Бу уеннарны Сочи шәһәрендә узучы Кышкы Олимпиадага багышладык.

Билгеләнгән сәгатькә барлык балаларның әтиләре бакчабызга җыелды. Уеннарны башлап җибәрер алдыннан тантаналы көй астында Камилнең әтисе Фәнис Мәрданов Олимпия флагын күтәрде. Узган ел Сочи шәһәрендә үткән Төнге Хоккей Лигасында катнашкан ветеран хоккейчы Фатихның әтисе Булат Зыятдинов Олимпия утын кабызды.
Уенчылар ике командага бүленде. Иң элек алар кышкы спорт төрләрен белүдә көч сынаштылар. Бу ярыштан әтиләрнең кызыксынып Олимпия уеннарын күзәтүләре, бик күп уен төрләрен белүләре ачыкланды. Аннары Олимпия символы булган биш төсле түгәрәк санынча спорт төре буенча ярыштылар. Әтиләр дә, балалар да сынатмады. Бигрәк тә биатлон, скелетон, чаңгы ярышлары бик җанлы узды. Шулай ук тимераяк урынына кәгазь тартмалар киеп ярышу, хоккей уены да күңелле үтте. Балалар әтиләре янәшәсендә үзләрен чын спортчылар итеп тойдылар. Алар спортчы булу өчен кечкенәдән үк көндәлек режим белән яшәргә, иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә, чыныгырга һәм файдалы, витаминлы ризыклар гына ашарга кирәклеген дә әйбәт беләләр. Спорчылар нинди була дигән сорауга да балалар бик теләп җавап бирделәр, үзләре дә спортчылар кебек көчле, батыр, җитез, нык, түзем булырга сүз бирделәр.
Уеныбыз ахырында хөкемдарлар уенга йомгак ясап һәр команда уенчыларына да алтын медальләр тапшырды. Балалар әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлап җыр бүләк иттеләр. Әтиләре дә буш кул белән килмәгән, алар малайларга бүләк итеп футбол уены тапшырдылар һәм үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Иң соңыннан ярышта катнашучылар яңа гына табадан төшкән коймак һәм чәй белән сыйландылар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: