Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кечкенә сабыйларның Зур спартакиадасы

Ярышта беренче җиңү тәмен тою, аңа ирешер өчен зур әзерлек һәм ихтыяр көче кирәклеген районыбыз балалары мәктәп яшеннән үк яхшы белә, чөнки ел да бакчаның җитез, тапкыр балалары спортта көч сынашырга район спартакиадасына җыела.

Бу күңелле ярышлар елдан-ел төрлеләнә, яңача үткәрелә бара. Традицион спартакиада ул хәзер, быел уникенче тапкыр зур итеп, үзгә итеп уздырылды. Хәзер аны район нәниләренең зур спорт бәйрәме дип тә атыйлар.

Районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин фикере буенча, бу ярышлар районның спорт буенча киләчәктәге уңышларына бер зур адым булып тора.

Беренче максат, балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү булса, икенчесе, безнең остазлар инде шушы кечкенә яшьтән үз спорт төрләренә алмаш барлыйлар, ди ул. Унике ел дәвамында уздырылган бу ярышлар моның ачык дәлиле. Бу ярышлар районда үткәрелә торган ярышларның иң күңеллесе, шул ук вакытта җиңүчеләрне билгеләү өчен иң авыры булып тора, дип билгеләп узды Рөстәм Рафисович.

Быелгы спартакиадада балалар үз көчләрен «Эстафета», «Боҗрага керт», «Төз ат», «Формула-1», «Мөкәйләп йөгерү», «Веселые старты», «Шашка» ярышларында сынап карадылар. Беренче категорияле балалар бакчасы арасында беренче урында Бөрбаш балалар бакчасы, икенче урында Кенәбаш һәм Шубан балалар бакчасы, өченче урында Сосна балалар бакчасы командалары булды.

Икенче категорияле балалар бакчасы арасында җиңүче булып Чепья балалар бакчасы, икенче урында Кариле балалар бакчасы, өченче урында Балтач бистәсенең 4 нче номерлы балалар бакчасы булды.

— Балалар да, тәрбиячеләр дә бу ярышларга ныграк әзерләнә, алдан балалар ярыш төрләре белән танышалар, күнегүләр үткәрелә. Елның елында җиңүчеләрне билгеләү жюри өчен иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Шуңа да карамастан, без бу авыр вазифаны тиешенчә башкарып чыктык, дип уйлыйм. Ярышларда катнашкан һәр бала, һәр команда җиңүче, дип аларның кат-кат исләренә төшердек, һәр баланың кәефе күтәренке булсын өчен барысын да эшләдек. Спартакиадада катнашкан һәр бала кубоклы, бүләкле булып кайтып китте. Иганәчеләребезгә, бистәнең «Шалун» кибетенә, шәхси эшмәкәр Сергей Мошкинга һәр бала исеменнән, бакча коллективлары исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез, дип үзенең фикерен белдерде район мәгариф идарәсенең балалар бакчалары өчен җаваплы хезмәткәре Гөлнара Нотфуллина.

Без дә бу рәхмәт сүзләренә кушылабыз, һәр бала сәламәт булып үссен, аларның шатлыклы тавышлары безнең тормышыбызны бизәсен, дигән теләктә калабыз.

Фото: Татьяна Осипова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада