Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көек авылыныӊ үзенә генә хас традицияләре бар

Гомуми бәйрәмнәр белән үзләре дә бәйрәмнәр уйлап чыгарып, матур ял оештыра беләләр. Авылларда күптән онытылган домино уены ярышлары да монда онытылмаган, 2 ел шушындый ярышларны үткәргәннәр.

Парлап 14 кеше бу уенда катнашкан, бер-берсе белән уйнап җиӊүчене ачыклаганнар. Ярышлар 2 атна дәвам иткән. Җиӊүчеләр Гыйләҗев Рәдис һәм Гыйләҗев Рамил, икенче урында Гыйләҗев Рафаэль һәм Шәрипов Фәнзил, өченче урынны Габдрахманов Фәргать һәм Зыятдинов Азатлар алган.
Көек авылыныӊ мөхтәрәм кешесе булган Ингел Шарипов истәлегенә үткәрелгән ярышларныӊ җиӊүчеләренә бүләкләрне улы, Фәнис Шәрипов тапшырды. Иӊ олы уенчы - Зыятдинов Рәис һәм иӊ яшь уенчы Гәрәев Айнурлар да бүләксез калмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250