Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Хезмәт" кубогы өчен кызу көрәш барды

Бүген Карадуган, Балтач, Норма, Чутай бозларында 12 команда арасында "Хезмәт" газетасы призына көчле ярыш барды

Елның беренче көннәрендә ел саен үткәрелүче әлеге бәйгене күпләр яратып, көтеп ала. Бүгенге көннең салкын булмавы да җанатарлар файдасына булды. Бозда кызу булуы билгеле анысы, тамаша кылучыларга да туңарлык булмады, алар яраткан командалары өчен рәхәтләнеп җан атты. Карадуганда Шубан, "Зифа" (Смәел), Карадуган командалары көч сынашып, смәеллеләр өстен чыкты. Нормада Норма, Бөрбаш һәм "Татарстан" (Салавыч) командалары арасында Норма егетләренә тиңнәр булмады. Балтач бозында "Беркут" (Сосна), "Яңа тормыш" (Яңгул), "Нур" Түнтәр командалары очрашты һәм сосналылар финалга үтте. Чутайда "Кызыл юл" (Чутай), "Вираж" (Чепья) һәм Пүскән командалары арасында көчле көндәшлек барды һәм боз хуҗалары үзләре җиңүче булып танылды. Шуның белән беренче көн тәмам. Иртәгә иртәнге сәгать 9:00дә Балтачта Норма-Сосна, Чутай- "Зифа"(Смәел) командалары арасында төп җиңүчене билгеләү буенча ярышлар үтәчәк. Барлык райондашларны әлеге чарага көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев