Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хыял чынбарлыкка әйләнде (+фото)

Балтачта “Хыял” яшьләр үзәге ачылды. Аның исеме дә кычкырып тора, чөнки биредәге яшьләр заманча үзәк турында күптән хыялланды, диде министр.

Мини-кинотеатр, коворкинг, диско-зал, спортзал, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җиһазландырылган урыннар... зур шәһәр үзәкләрендә күреп ияләнгән заманча яңарыш Балтач җирлегенә дә үтеп керде.

Моннан берничә еллар элек Балтач яшьләре гел бер проблеманы күтәрә башлады. Бездә заманча үзәк юк дип. Бу вәзгыять сөйләшенер дә онытылыр, тормышка ашмас дип шик беледерүчеләр дә булды. Ләкин, хыялларның Яңа ел бәйрәмендә генә түгел, гади бер көндә дә чынга аша торган гадәте бар икән. Бездә ул көн – 25 август булды. Әйе, әйе, нәкъ менә шушы көндә “Хыял” яшьләр үзәге яңача бина белән, яңача эш алымнары белән салютлар аттырып ишекләрен ачты.

Ике ел дәвамында барган реконструкция вакытында элеккеге “Хыял”дан бары тик коры стеналар һәм түшәм генә калган. Башыннан ахырына кадәр биредәге эшләрне “Водстрой” ширкәте башкарып чыкты. Барлыгы 36 миллион сум таләп ителгән әлеге төзелештә нинди авырлыклар белән очрашканнарын төзелеш өчен җаваплы Миңсур Сабирҗанов белән сөйләшкән вакытта белдек: “Биредәге беренчел эшләр – ул идәннәрне, трибуналарны сүтүдән башланды. Һәм ахыр чиктә биредә коры стена, түшәм һәм тышкы як ишек кенә калды. Эшләрне дәвам итеп, җирне кирәкчә алып, сеткалар салып, бетонладык. Металл конструкция ярдәмендә икенче катны эшләдек һәм анда бүлмәләр бүлдек, тәрәзәләрне пластикка алыштырдык, заманча вентиляцияләр куйдык. Металл конструкция белән беренче мәртәбә эшләвебез иде, шуңа да төзелеш барышында төп авырлык белән шул вакытта очраштык. Мәктәпләрне исәпкә алмаганда, безнең оешма практикасында “Хыял” күләмле эшләрдән беренчесе булды”.

Районыбыз яшьләренең бөтен теләк-таләпләренә туры китереп эшләнгән төзелеш эшләре шуның белән тәмамлана һәм “Хыял”ны тапшыру көне килеп җитә. Биредә дә күпләр өчен яңа алым, кызыл тасма урынына салют аттыру кулланылып, тамаша кылучы райондашларыбызның көчле алкышларына күмелде. Бинаның эченә үтеп кергәч, биредә инде элекке “Хыял”ның чыннан да юклыгына инанасың. Мини-кинотеатр, коворкинг, диско-зал, спортзал, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җиһазландырылган урыннар... зур шәһәр үзәкләрендә күреп ияләнгән заманча яңарыш Балтач җирлегенә дә үтеп керде.

“Бу бина буш торырга тиеш түгел, ул яшьләр өчен, балалар өчен спорт һәм тәрбия үзәге булырга тиеш”, дип тантананы ачып җибәрде район башлыгы Рамил Нотфуллин. Аның бу сүзләрен хөрмәтле кунак, ТРның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та күтәреп алды: “Кадерле яшьләр, бу яңа бина, аның киләчәге хәзер инде сезнең кулда. Актив булыгыз, яңа актуаль проектлар тәкъдим итегез, без Аллаһы боерса булышырбыз. Яшьләр үзәгендә эш кайнап торсын. Уңышлар сезгә, бәйрәм белән сезне”.

Ачылыш вакытында районыбызның йөзек кашы – биючеләребез шәп кәефләрне тагын да яхшыртып үзләренең дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Спортчыларыбыз яңа бинага сөенеп беренче тренировкаларын үткәрделәр, актив яшьләребез үз юнәлешләрендә районда башкарылган эшләр белән таныштырып үттеләр.

“Без - “Фикердәш”ләр дә “Хыял” яшьләр үзәгенең иң матур тантанасында катнаштык. Заманча яңартылган бинада “Фикердәш”ләр өчен дә киң, якты бүлмә булдырылды. Без очрашып җыелыр өчен күптәннән үз бүлмәбезнең булуын хыялланып яшәдек. Балкып торган залга килеп керүгә үк күңелләребезгә сөенеч тулды. Зур рәхмәт район җитәкчеләренә, безне хөрмәт итеп, аралашып яшәү өчен шушындый мөмкинлек булдырганнары өчен”, дип шатлыгы белән бүлеште Чулпан Габделганиева.

“Хыял”ның район тормышында аерылгысыз урыны булды һәм булачак. Республикада иң беренчеләрдән булып, 1998 елның 18 апрелендә “Хыял” яшьләр үзәге үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Ачылган көннән алып яшьләр өчен бию конкурслары, армия сафларына озату кичәләре, юл йөрү кагыйдәләрен тикшерү конкурслары, танылган яшь җырчыларның диско концертлары уздырылып торды. Шулай ук 2000 елда республикакүләм “Ватаным Татарстан” газетасы призына көрәш ярышлары узды. Ел саен район башлыгы призына көрәш, волейбол, мини футбол ярышлары үткәрелеп килде. Яшьләр өчен күңел ачу кичәләре, интеллектуаль уеннар уздырылды.

“Хыял”ның киләчәге дә үткәне кебек матур, тарихи вакыйгаларга бай булсын. Коллективның эшендә уңышлар теләп, үзәк эшен гөрләтеп торсыннар дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт хыял Дамир Фәттахов яшьләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы