Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Килде ул көткән җиңү!

"Без көрәшле халык" дияргә яратабыз. Шушы матур шигарьгә "хоккейлы" да дип өстәр идем. Чишмә башында Бакый ага Зыятдинов белән Рәҗәп абый Йосыпов торган бу уенның авылыбыз җирлегендә үтә дә матур бай тарихы бар.

Мәктәп укучылары арасында башланган хоккей, җайлап ир-егетләрне дә тартты үзенә. Төрле елларда бик күп ярышларның җиңүчесе булып, безнең мәктәп укучылары таныла килде. Авылыбызның зурлар командасы белән дә горурланып яшәдек. Ләкин менә соңгы елларда, быел бигрәк тә, мәктәп укучылары уңышлары белән генә чикләндек. Нигәдер, ир-егетләребез гел җиңелүләргә дучар булды. Билгеле, бу вакытлы гына күренеш дип уйланса да, моның чиге дә булуын көтә идек. Хуҗалык идарәсе, авыл җирлеге һәм мәктәп коллективы белән бергәләшеп фикерләшкәннән соң, чишелеше дә табылды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, ир-егетләребезне бәйрәм белән дә котлауның үзенчәлекле чарасы иде. 22нче февраль көнне мәктәп янындагы боз мәйданчыгында хоккей бәйрәме узды. Рушат Йосыповның мәдәният йорты коллективы белән бергәләшеп җырлы-моңлы итеп алып барулары бәйрәмне тагы да күркәмләндереп җибәрде.
"Коймаксыз, кайнар чәйсез бәйрәм бәйрәм буламы инде ул?", дип, Фәрит әфәнде Әхтәмовның аш-су осталары килүе дә хуш иде. Ярышларда 4 команда: Арбаш, Кенә авылы җыелма командалары һәм Карадуганнан "Өске" һәм "Аскы" яклар катнашты. Хоккей уены ветераннары, ягъни "легендалары" да махсус кунак итеп чакырылдылар.
Бәйрәм тантанасын ачканда һәрберсе бозга чакырылып, район спорт бүлегенең Рәхмәт хатларына һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Рәҗәп Габделхәевич, Ханнан Гафурҗанович, Геннадий Николаевич - һәркайсы үзе бер тарих. Алар хоккей уенын үстерүдә көчен дә, белемен дә кызганмаган укытучыларыбыз. Кызганыч, заманында оста уеннары белән безне сокландырган ветераннар саны елдан-ел кими. Рухлары шат булсын дип, минутлык тынлык белән искә алдык.
Беренче уен авылыбызның "Өске" командасының "Кенә"леләрдән өстенлеге белән тәмамланды. "Арбаш"ныкылар да "Аскы Карадуган"ны җиңәрлек көч табып бетермәделәр. Ә менә өченче урын өчен барган бик тә киеренке көрәштә бәхет елмайды үзләренә. Финалда ике Карадуган уйнаячагын күпләр юрап куйганнар иде, шулай булды да. Һәр ике команда да мәктәп укучылары белән дә көчәйтелгәнгәме бик кискен булды. Әллә инде Булат Зыятдинов уйнаганга артык каршылык күрсәтәселәре килмәде (ярышларның төп иганәчесе бит), биреште "Өске Карадуган" бу юлы.
Алда район күләмендә хоккей сезонын ябу ярышларында җанатар буларак, җиңү шатлыгын да татыйсы килде, тансыклаган иде бит. Булып узган әлеге уеннарның да файдасы тиде кебек - 1нче март көнне Бөрбаш авылында Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин истәлегенә үткәрелгән ярышның чемпионы булып, күчмә кубок белән кайттык. Димәк, әле батырлар рухы мул бездә! Килгән җиңүне җибәрү гадәте дә юк бездә.
Фидәил Хәйруллин,
Карадуган авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250