Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кили авылы кызы кул көрәше буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында Россия чемпионы

Сочида узган Паралимпия уеннарында ике Алтын, бер көмеш медаль яулаган Татарстан спортчысын, күрше Саба районы егете Рушан Миңнегуловны

каршыларга республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, туганнары, дуслары, якыннары, бергә аның белән шөгыльләнгән спортчылар, ярышларда аның аның өчен җан атучылар каршы алуы турында хәбәрне укыгач, безнең Балтач районыннан да, мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларыбызның яулаган үрләре белән горурланырга була бит, дип уйлап куйдым.
Сүзем 9-12 мартта Мәскәү өлкәсе Раменск шәһәрендә кул көрәше буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында (ПОДА) Россия чемпионатында Кили авылыннан Гарифуллина Гөлзия турында. Ул 60 кг.нан югары үлчәү категориясендә уң кулда Россия чемпионкасы булды, сул кулда 3нче урын алды.
1996-1997 елгы кызлар һәм егетләр арасында (65 кг. кадәр үлчәү категорияләре) Түнтәр урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы, Югары Субаш авылы егете Асхадуллин Илназ сул кул белән 2нче урын, уң кул белән 3нче урын алып кайтты.
Әфәрин, дуслар! Булдырдыгыз!
Фото: http://ru.armpower.net/article/ru/chempionat-rossii-po-armsportu-2014-03-07-g-ramenskoe-1588.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250