Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күләгәдә калган Миңнегали

Миңнегалигә дә 55 тулды. Рәхәт әңгәмәдәш ул. Заманында тренеры булган мәрхүм Васыйл абый да ярышларга әзерләнә башлагач ук "Миңнегалине үзегездән калдырмагыз, бер кайгыгыз булмас" дия торган иде.

Чыннан да, бик күп еллар аның белән көрәш ярышларына йөрергә туры килде. Тумыштан дипломат ул. Тиз генә кызып китүчән көрәшче халкын да әллә нинди юллар табып җай гына үз урынына утырта торган иде.

Үзе әнә шундый тыныч зат булып, көрәшчеләр арасында зур абруе була торып та, гел күләгә артында калып килде. Без бит чемпион булган кешеләрне генә күкләргә чөеп мактарга өйрәнгән. Ә менә Миңнегали кебек чын күңелен биреп көрәшкән, заманында призлы урыннардан төшмәгән көрәшчеләребез турында онытып та җибәрәбез. Менә бу очрашуыбызда да аның белән күңел дәфтәрләренең битләрен барладык.
Яшьлеге көрәшчеләре белән Бөрбашның бөтен республиканы данлаткан чакларына туры килде. Васыйл абыйларының кулына эләккән малайның нинди дә булса дәрәҗәгә ирешүен көт тә тор идең. Миңнегали белән дә шулай булды. Тыныч холыклы, үз алдына гына карап көрәшә торган егетебез бер-бер артлы яулаган җиңүләре белән тренерына күп шатлыклы минутлар бүләк итте. 1975 елда "Татарстан яшьләре" газетасы призына ярышларның җиңүчесе, 1977 елда Татарстан беренчелеге чемпионы. Аннан зурлар арасында узучы дәрәҗәле "СоциалистикТатарстан" газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылган ярышларның ике тапкыр - икенче, бер мәртәбә өченче призеры.
Район ярышлары турында әйтеп тә торасы юк. 14 мәртәбә үз үлчәү авырлыгында район чемпионы, район Сабантуйларының күп мәртәбә икенче призеры. Малмыж, Вятка Аланы Сабантуйларының батыры. Көрәшнең дә бит үз кануннары... Дәрәҗәле исемнәргә лаек булу өчен күпмедер ярышта җиңүче булып танылу кирәк иде. Үзенең артык тыйнак булуы да бәлки үз эшен эшләгәндер, Миңнегалиебез спорт остасы исемен алу артыннан кумады, районыбызда танылган гади көрәшче, авыл малае булып калды. Аның белән бил алышкан егетләр күптән инде спорт остасы булып беттеләр.
Иң мөһиме,туган авылын ташламады ул. Бар булган гомерен авыл хуҗалыгына багышлады. Армия сафларыннан кайтуга 1981 елда ничек "Бөрбаш" совхозына урнашкан, әлегәчә шунда хезмәт куя. "Булдыклы егет, берүзенең 5 белгечне алмаштырырлыгы бар", - ди аның турында җитәкчесе Рафис Фарадис улы. Шуңадыр да инде, гел аңа җаваплы вазыйфаларны гына тапшырып килде.
Башта бригадир, аннан 20 ел мастерской мөдире, инде менә 2007 елдан Алан бригадасын җитәкли. Аллаһыга шөкер, һәр көне аның туган җире уңышларына сөенеп уза. Бөрбашта менә дигән үрнәк гаилә дә ул. Тормыш иптәше Гөлфара белән ике кыз, бер малай тәрбияләделәр. Улы Рәмзилдә дә көрәшче каны. Район ярышларында менә дигән күрсәткечләре бар. Соңгы вакытта хоккей төрен дә үз итә башлады. Әнә шулай, көрәшне дә, авылны да , дусларын да үз иткән кеше инде ул Миңнегали Шакиров.
Кемне генә туктатып сорама, гел уңай фикер ишетерсең аның турында. Аллаһы бирса, аңың киләчәктәге уңышлары белән без әле аз сөенмәбез. Районыбызның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында да күрермен дип өметләнәм әле мин дустымны. Чын дәрәҗәдә лаек ул аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250