Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Күн туп» призына Республикада икенче урынга лаек булдык

1990 елда Нурлат шәһәрендә укучы балалар арасында уздырыла торган «Күн туп» призына ярышларда Балтач урта мәктәбенеӊ Мөдәрис Хәлимов һәм Рәлиф Әскәров җитәкләгән команда финал ярышларында катнашкан иде.

Зур җиӊү яуланмаса да, шул вакытта уйнаган, хәзер инде ир утрасы булган егетләр моны горурланып искә алалар. Ниһаять, 25 елдан соӊ республика күләмендә көтелгән зур җиӊү яуланды. 2002-2003нче елда туган егетләрдән торган Балтач мәктәбе җыелма командасы, тренер Ильяс Галимуллин җитәкчелегендә «Күн туп» призына Республикада югары икенче урынга лаек булды.
Бу җиӊүнеӊ нинди ихтыяр көче куеп яуланганын команда капкачысы Алмаз Садыков, уенчылар Рамазан Хаҗиев, Раиль Сабиров, Зөлфәт Хаҗиев, Айсаф һәм Айрат Зәкиев, Раушан Галиуллин, Илһам Исрафилов, Фәннур Гыйләҗев, Дәниф Сабирҗанов үзләре генә беләләрдер. Көндәшләр кемнәр иде бит: башта буйга бер башка биек булган Түбән Кама, Бөгелмә шәһәре командаларын чистага оттылар, аксубайлар белән уртак нәтиҗә булды.
Ярымфиналда көчле, махсус спорт мәктәпләрендә укыган егетләрдән торган башкалабыз Казан командасын 4:2 исәбе белән тар-мар иттеләр. Финалда яӊадан Аксубай командасы. Алдагы уен егетләребезнеӊ барлык хәлен алган бугай, психологик яктан да, Казан командасын җиӊгәч, булды, дигән фикер дә тугандыр, бу юлы җиӊү Аксубай районы командасында.

- «Бу җиӊүебез белән чиксез горурланабыз, егеләребез чын команда булып уйнады. Әти-әниләргә, команданыӊ бу ярышларда катнашу мөмкинлеген тудырган шәхси эшмәкәрләр Фәнис Шәриповка, Алмаз Шәрәфетдиновка олы рәхмәтемне җиткерәм,» - ди команданыӊ тренеры, Балтач урта мәктәбенеӊ физик тәрбия укытучысы Ильяс Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250