Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Конфедерацияләр кубогы сәнәгатькә уңай нәтиҗәләр бирәчәк – Альберт Кәримов

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры товар әйләнеше ваклап сатуда үзгәреш кичерәчәге турында әйтте.

Конфедерацияләр кубогы Татарстанның сәнәгать үсешенә уңай тәэсир итәчәк. Бу хакта Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

"Әлбәттә, башкалабызга күп кунаклар җәлеп итә торган чаралар республиканың үсешенә китерә. Монда базар икътисадын күз алдында тотарга кирәк. Татарстанга килгән барлык кеше дә безнең сәнәгатьне, мондагы кешеләрнең ничек яшәгәнен күрәчәкләр. Күргәннәрдән соң, Казанга килгән кунакларда безнең төбәк турында аерым бер фикер уяначак. Һичшиксез, Татарстан өчен мондый чаралар бик мөһим" - диде Альберт Кәримов.
Альберт Кәримов Конфедерацияләр кубогы ваклап сатуда товар әйләнеше артуына өметен белдерде.
"Уңай нәтиҗәләр туристлар арту белән бәйле булыр дип саныйм. Аларның саннары турында әйтү әлегә авыррак. Товарларны ваклап сату узган елдан бирле үзгәрмәде, шуңа без бу чара ваклап сатуда товарлар әйләнешен арттырыр дип уйлыйбыз" - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250