Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш авылны уята, диләр арборлылар (+фото)

Авылыннан данлыклы кешеләр чыкса да ярый ул. Бөтен республикага данлыклы көрәшче бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновларны биргән Арбор авылын сентябрь һәм октябрь айлары “ уятып” җибәрә.

 

Биредә районыбызның яшь көрәшчеләре җирле “Арбор” җәмгыяте призына ярышлар белән сезонны ачып җибәрсәләр, икенчесе белән шушы хуҗалыкны җитәкләгән Билсур Зәкиевны бил алышып искә алалар.

Сезонны ачып җибәрү тантанасы быел да җәмгыять рәисе Хәмит Баязитовның бүләкләве белән башланып китте. Бу ярышның үзенә генә хас аерым бер традициясе бар. Тренерлары атказанган тренер Дамир Гобәйдуллин ел буе узган ярышларга нәтиҗә ясап иң булдыклы яшь көрәшчене ачыклый. Җәмгыять рәисе исә ул көрәшчене сәпит белән бүләкли. Быел бу олы бүләккә Алмаз Галләмов лаек булган икән.

Менә бит, стимул булгач, балаларның да көрәшкә карашы икенче төрле, бер ярыштан да призсыз кайтканнары юк егетләрнең. Районыбызның 12 мәктәбеннән 67 көрәшче җыйналган бу ярышыбыз да Аллага шөкер тыныч кына үз көенә узып китте. Җиңелүчеләр уфтанып үз ялгышларына нәтиҗә ясасалар, җиңүчеләр җиңгәннәренә сөенеп үз алларына зур бурычлар куеп кайтып киттеләр. Һәм алар үз бурычларын үтәделәр дә. Тәтештә узган Федерация Кубогына ярыәларда 32 команда арасында икенче булып “баеп”та кайттылар.

Инде бу ярышларыбызның җиңүчеләре белән дә таныш булыйк. Команда беренчелегендә Смәел малайларына кабат тиңнәр булмады. Икенче урында Бөрбаш егетләре булса, өченчегә келәм хуҗалары лаек булды. Шулай да, Кубогы гына булмады дип, уфтанып алды үзе Альберт Алимас улы. Аның бу уфтануын да юкка чыгардылар, ярышны оештыручылар. Иң-иңнәргә, тренерларга дип әйтүем, бик матур статуэткалар тапшырдылар, ярышларның истәлеге булыр дип.

Ә менә призлы өч урынны яулаучылар исә акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр белән кайтып киттеләр.

33 җиңүчене атап узмыйча, чемпионнарны гына атап узарга уйладым әле бу юлы. Менә алар: Әлфис Галимов/Бөрбаш-35 кг./, Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш-40 кг./, Рәнис Зарипов/Балтач гимназиясе-45 кг./, Кәрим Ногманов/Чепья-50 кг./, Рәсим Зәйнуллин/Яңгул-55 кг./, Аяз Зиннәтуллин/Смәел-60 кг./, Илгизәр Галимуллин/Смәел-65 кг/, Айзат Гәрәев/Балтач-70 кг./, Рәниф Камалов/Нөнәгәр-75 кг./, Рөстәм Низамов/Арбор-85 кг./, Айнур Ганиев/Норма-югары үлчәүдә/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев