Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшәбез, ярышабыз, җиңәбез...

Актанышта беренче Президент кубогына 1997-1999нчы елгы яшьләр арасында узган татарча көрәш ярышларында 46 районнан 410 көрәшче бил алышты. Командабызның бу ярышларда 6нчы урын яулавы безнең өчен тагын бер алга таба зур сикереш булды.

Шәхси беренчелектә Яңгулдан Илдан Әхмәтханов (50 кг.), Илнар Муллахмәтов (60 кг.), Айрат Хәйруллин (65 кг.) - икенче, Чепьядан Максим Максимов (65 кг.) өченче призлы урыннарны яуладылар. Шушы ук җирлектә укучыларның IX Спартакиадасы кысаларында 1998-1999нчы елгы яшьләр арасында узган көрәш ярышында исә, өченче урынны яулап, элеккеге еллар данын кире кайтардык. Актаныш һәм Мамадыш егетләреннән генә калыштык. Яңгулдан Илнар Муллахмә-тов бу юлы пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. 60 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булды. Нормадан Фирдүс Гарифуллин (43 кг.) - икенче, Арбордан Ислам Галимов (50 кг.) өченче булдылар.


Түбән Кама шәһәрендә легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә узган татарча көрәш ярышларында Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ранил Сафиуллин өченче призлы урынны алды.
Биектауда авыл яшьләренең «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында узган шашка ярышларында районыбыз уенчылары өченче булдылар. Шәхси беренчелектә Нормадан яшь шагыйрәбез Чулпан Габделганиева - икенче, спорт мәктәбе тренеры Ландыш Гарифуллина өченче урынны яуладылар.


Зәй шәһәрендә укучыларның «Президент сынаулары» Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабында Балтач гимназиясенең 6«а» сыйныф укучылары (тренерлары М.Хәлимов) моңарчы күрелмәгән җиңү яуладылар, зәйлеләрдән генә калышып, икенче булдылар. Алар бу җиңүгә эстафета ярышларында - беренче, многоборьеда - икенче, өстәл теннисында һәм теория конкурсында өченче урынны яулап ирештеләр. Укучылардан Нияз Заһретдинов өстәл теннисында, Булат Гарәфетдинов многоборьеда чемпион булып танылдылар. Өстәл теннисында парлы уйнап Алсу Солтанова һәм Нияз Заһретдинов өченче урынга чыктылар. Афәрин, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250