Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшче дә җылы сүзгә мохтаҗ

Районыбызныӊ данын яклап, республика күләмендә үтә торган ярышларда матур җиӊүләр яулаган көрәшчеләребезнеӊ район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан чакырылып, ярышларга нәтиҗә ясап, районыбыз баһадирларына җылы, матур сүзләр әйтеп, акчалата бүләкләр тапшыруы бик күӊелле вакыйга булды.

Дөрестән дә, татарча көрәштә матур традицияләре булган төбәк вәкилләре буларак, осталарыбыз, бары үзләренә таянып, «калын кесә»се булган командаларга бирешмичә, бүгенге көндә югары нәтиҗәләргә ирешәләр, республикада мәйдан тоталар.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин, биргән талантка таянып, бары көндәлек тырышлык һәм үҗәтлек, бернәрсәгә карамыйча җиӊүгә омтылу гына шушындый матур җиӊүләргә китерә һәм сезгә моныӊ өчен зур рәхмәт, дип билгеләп үтте. Үз чиратында көрәшчеләр, үзләренә булган зур игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бу турыда язма алдарак биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250