Күтәренке рухта
18-19нчы февраль көннәрендә Балтач чаңгы трассасында «Бөтенрәсәй чаңгы юлы» кысаларында үткәрелгән «Татарстан чаңгы юлы - 2012» ярышларында барлыгы 2546 кеше катнашты. Әлеге чара традицион рәвештә сигезенче елын үткәрелүе белән дә әһәмиятле булды.
Шимбә көнне мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре һәм укучылар ярышты.
Якшәмбе көнне чаңгы трассасына оешма-предприятие, учреждение, җәмгыять хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре җыелды. Югары, күтәренке рухта 2013 чакрым араны үтеп, җитәкчеләребез финиш сызыгында күренде. Менә алар: хатын-кызлар арасында Руфинә Гыйләҗева (салым инспекциясе) - беренче, Люция Закирова (Салавыч мәктәбе) - икенче, Гөлсирә Зыятдинова («Саклык банкы») өченче урында, ә ир-егетләрдән беренче урында гимназия директоры Васил Шакиров , икенчедә - Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Фәрит Гыйрфанов, өченчедә - район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.
5 чакрым ераклыктагы ярышта беренче урынны Рамил Нигъмәтҗанов («Балтач газы» идарәсе), икенче һәм өченче урыннарны Роман Никитин (Чепья) белән Сергей Григорьев ( С.Плотников ширкәте) яулады.
Ә 3 чакрым ераклыкны җилдәй җитез узган хатын-кызлар арасында призлы өч урынны да гимназиялеләр - Алсу Нигъмәтҗанова, Фәридә Нәкыйпова һәм Роза Хөснетдинова алды. Әлеге спорт сөюче, җиңүче иптәшләребез истәлек бүләкләренә лаек булды.
Көннең кояшлы булуы, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең ярышларны оештыру осталыгы, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең дәртле музыкаль чыгышлары һәм район кулланучылар җәмгыяте әзерләгән сый-нигъмәтләр һәркемгә чын бәйрәм рухы бүләк итте.
Ярыштан күренешләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.500
-
1 март 2021 - 13:11Казанның 177нче гимназиясе укучылары Миңнехановны туган көне белән котлады «Шатлык» балалар хоры клибын уку йортнының Инстаграм битенә куйганнар.2200
-
1 март 2021 - 12:11Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Язның тәүге көне белән сезне! Ямьле язларга килеп керүгә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә - дөньядагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсенә әзерләнә башлыйбыз.5000
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар24500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.23100
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".91602
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика