Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кубок безнекеләрдә

Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемендәге Манзарас мәктәбендә (Кукмара) узган кул көрәше буенча район беренчелегендә районыбыздан 46 спортчы катнашты.

Аларның 18е чемпион исемен яуласа, 13е - икенче, 4се өченче урынны яулады. Команда беренчелегендә дә Кубок безнекеләрдә. Хәтта егетләр арасында узган абсолют батыр өчен көрәштә дә Салавычтан Марат Әхмәтҗановка тиңнәр булмады.
Шушы ук көрәштә Чепьядан Иосиф Жуков, Яңгулдан Руфия Газимҗанова икенче булдылар. Ә инде төрле яшь аерымлыкларындагы шәхси беренчелек җиңүчеләре белән тулырак таныштырып узам.
Турнирның чемпионнары - Чепьядан Артем Антонов /60 кг/, Ильвина Иванова /35 кг/, Гөлсинә Яһудина /45 кг/, Диләрә Мортазина /45 кг/, Иосиф Жуков /65 кг/, Арбордан Рәмзия Гаязетдинова /40 кг/, Нөнәгәрдән Илгизәр Гомәров /45 кг/, Кунырдан Зилә Шәйхетдинова /50 кг/, Рәмзил Шиһабетдинов /60 кг/, һөнәр лицееннан Наилә Абделхакова /50 кг/, Яңгулдан Рәйхан Латыйпов /50 кг/, Руслан Хәбибрахманов /65 кг/, Руфия Газимҗанова /60 кг/, Рамазан Нәкыйпов /50 кг/, Салавычтан Марат Әхмәтҗанов /+70 кг/, Ришат Фәйзрахманов /+65 кг/ . Чепьядан Айгөл Рәхимова /40 кг/, Алсинә Садыйкова /50 кг/,Татьяна Арыкова /60 кг/, Сергей Перемычев /50 кг/, Дмитрий Сергеев /65 кг/, Диана Копарова /45 кг/, Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова /35 кг/, Альфир Баһаветдинов /55 кг/, Субаштан Рәдис Шакиров /+65 кг/, һөнәр лицееннан Ландыш Хәкимова /65 кг/, Балтачтан Альберт Гыйльмуллин /60 кг/, Данис Хәкимов /65 кг/, Ильяс Исрафилов /+70 кг/ - икенче, гимназиядән Фәнзил Хаҗиәхмәтов/65 кг/, Нөнәгәрдән Илсинә Дәминова/60 кг/, Аланнан Ралия Хисаметдинова/+65 кг/, һөнәр лицееннан Илназ Гәрәев/55 кг/ өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250