Хезмәт

Кубок Куныр белән Кенәдә

"Балтач" универсаль спорт залында Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына 2000-2001 елгы балалар арасында волейбол ярышлары булып узды.

Реклама

Ярышларга барысы 10 мәктәптән 15 команда туп сугарга килгән иде. 2 мәйданда узган ярышлар кичкә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләребез дә, билгеле, кайсы җирлектә волейбол уеннарын үз итәләр, шулар җиңүче булдылар. Малайлар арасында Куныр /тренеры Рәдиф Сөләйманов/, Яңгул /Ринат Гарипов/, Шубан /Ленар Рамазанов/ мәктәпләре җиңүче булса, кызлар арасында Кенә /Фәнил Ибраһимов/, Балтач/Илфир Нотфуллин/, Бөрбаш/Рөстәм Вәлиев/ уенчылары җиңүче булдылар. Традиция буенча иң яхшы уенчылар булып Кунырдан Искәндәр Закиров һәм Кенәдән Ләйлә Камалиева танылдылар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: