Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кубок Кунырга китте

"Балтач" универсаль спорт залы район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе кубогына 1998 һәм аннан соңгы елларда туган балаларны волейбол ярышларына җыйды. Ярышларга 11 егетләр һәм 6 кызлар командасы килгән иде.

Шунысы куанычлы, елдан-ел бу чарада катнашучылар саны арта бара. Ярышларыбызның җиңүчеләре кич белән генә билгеле булды. Егетләр арасында кунырлылар беренчелекне яулады (тренерлары Р.Сөләйманов), икенчедә Кече Лызи командасы (Н.Заһидуллин), өченче урында арборлылар (И.Галимов) калды, кызлар арасында янә Куныр уенчылары чемпион булып танылды. Икенче урында Кенә командасы (Ф.Ибраһимов), өченчедә Балтач мәктәбе (И. Лотфуллин) кызлары калды. Уеннар бик кискен барды, ахырга кадәр кемнең җиңүче булачагын фаразлап булмады хәтта. Берәүләр җиңү шатлыгыннан күз яшьләре түксә, икенчеләре җиңелү ачысыннан. Әнә шулай итеп Кубокларның икесе дә Кунырга китте. Иң оста уенчылар да шушы төбәктән билгеләнде, алар - Аяз Гомәров белән Зөһрә Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев