Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кубокны ятларга бирмәдек

Мәгариф хезмәткәрләренең икенче кышкы спартакиадасы безнекеләргә җиңү алып килде.

Узган ел да беренче унлыкка эләккән райондашларыбызның тагын да зур җиңү яулавы һәммәбез өчен дә сөенеч булды.
Узган җомгада Балтачны республикабызның төрле район-нарыннан килгән укытучылар гөрләтте. Көн дәвамында барган ярышларның нәтиҗәләре кичке сәгать биштән соң гына билгеле булды. Һәм ул тарихка алтын хәрефләр белән язылды. Бу җиңүгә райондашларыбыз зур әзерлек белән килде. Ел дәвамында даими шөгыльләнүләр эзсез узмады. Ярышлар башланыр алдыннан команданың җиңүгә мөмкинлекләре күп булса да, пьедесталның беренче баскычына ук күтәрелербез дип уйладылар микән?!
Иртәнге сәгать 10нарда «Балтач» спорткомплексы спартакиада кунаклары, җанатарлар белән шыплап тулган иде. Чарага Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның хәер-фатыйхасыннан соң спартакиада флагы күтәрелде. Бу бәхет узган ел җиңү яулаган Яшел Үзән командасына елмайды. Ярышлар «Балтач» спорткомплексы, «Хыял» яшьләр үзәге, гимназия һәм мәктәп спорт залларында үтте. Чаңгычылар исә чаңгы трассасында көч сынашты.
Дистәгә якын спорт төрендә иң сәләтлеләр билгеләнде. Чаңгы спортын үз иткән мөгаллимнәребез бу юлы да сер бирмәде. VIP-ярышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманованың беренче килүе команданың җиңүенә дә дәрт-дәрман өстәде. Волейбол буенча да безнекеләр кукмаралылар- дан бары бер очкога гына калышып икенче булды. Шахмат, шорт-трек ярышларында да балтачлыларның күрсәткечләре икенче урынга лаек дип
табылды. Теннис, аркан тартуда да безнекеләр призерлар исемлегендә. Идәннән этелү (7 дистәдән артык) буенча да Балтач укытучыларына тиңнәр булмады.
МЕНӘ АЛАР ҖИҢҮЧЕЛӘР:
1 УРЫН - БАЛТАЧ
2 УРЫН - ЧАЛЛЫ
3 УРЫН - МАМАДЫШ
Туган йортта стеналар да ярдәм итә диюләре хактыр. Моның шулай икәнен мәгариф хезмәткәрләренең икенче кышкы спартакиадасы тагын бер кат раслады.

Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/597588.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250