Хезмәт

Кул көрәше

«Труд» җәмгыяте призына кул көрәше ярышлары быел 1996-1997нче елгы кызлар һәм егетләр арасында узды.

Иң элек җәмгыятьнең баш инженеры Рафаэль Гыйльманов, Чепья мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев спортчыларга үзләренең хәер-фатихасын бирде. Балтач спорт мәктәбе директоры урынбасары Фәнзилә Камалова Белгород шәһәрендә узган Россия беренчелегендә җиңү яулаган Алинә Вафинаны бүләкләде. Өч өстәлдә барган ярышларның җиңүчеләре кичке якка билгеле булды. 14 мәктәптән килгән 118 спортчы арасында Әдилә Хафизова (Куныр, 45 кг.), Артем Иванов (Чепья, 50 кг.), Фирүзә Яппарова (Чепья, 50 кг.), Эльмира Камалетдинова (Яңгул, 55 кг.), Станислав Копаров (Чепья, 55 кг.), Алсу Гатиятуллина (Пыжмара, 60 кг.), Ренат Әхмәтҗанов (Салавыч, 60 кг.), Ирина Волкова (Куныр, 65 кг.), Вадим Абрамов (Чепья, 65 кг.). Айсылу Фәйзрахманова (Балтач, 70 кг.), Ранис Шакиров (Субаш, 70 кг.), Ләйсән Нурисламова (Алан, югары үлчәүдә), Раил Шәймөхәммәтов (гимназия, 80 кг.), Рәдис Сәмигуллин (Нөнәгәр, авыр үлчәүдә) җиңүче булды. Аларга акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: