Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кул кушырып утырмыйлар...

Язмыш тарафыннан кыерсытылган булсалар да, безнең мөмкинлекләре чикләнгән яшьләребез бер дә кул кушырып зарланып утырмыйлар.

Мәдәният өлкәсендә дисеңме, спорттамы, бер дә кимен куймыйлар. Кая гына барсалар да, буш кул белән кайтмыйлар. Әле менә күптән түгел генә республикабыз күләмендә узган 2 спорт чарасында катнашып, матур-матур бүләкләр белән кайттылар. Районыбыз халкына талантлы шагыйрә буларак танылган Чулпан Габделганиева шигырьләр язу белән генә чикләнми, спорт өлкәсендә дә уңышлары белән танылып килә. Зәй шәһәрендә узган шашка-шахмат ярышларында катнашып, «урыс шашкасы - 64 такта» дип аталган уеннарда Татарстан чемпионы булып танылды, ә «халыкара шашка - 100 такта» уеннарында икенче булды.
Балтачтан тагын бер спортчыбыз Ева Александрова исә шахмат уеннарында лауреат исемен яулады. Чистай шәһәрендә кул көрәше буенча узган Татарстан чемпионатында да сынатмады Чулпаныбыз, икенче призлы урынны яулады. Бу ярышларда пьедесталның иң югары баскычына Нөнәгәрдән Марсель Вәлиев күтәрелде. Ул чемпион булып танылды. Соснадан Таһир Гарипов исә икенче булды. Һәр яктан танылу алган җитәкчеләре Марс Сәләхетдиновка бу юлы дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Бирешмәгез, гел шулай матур җиңүләрегез белән безне сөендереп торыгыз, хөрмәтле спортчыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250