Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Курмала авылы егете чаңгы спорты буенча СССРның спорт мастеры – Рәлиф Әскәров

Ул заманнарда берәүнең дә башына килеп карамагандыр, кечкенә генә Курмала авылыннан чаңгы спорты буенча СССР ның спорт мастеры чыгар дип. Ә бу исем астында ялын, көнен-төнен аямыйча шөгыльләнүләр, нинди зур тырышлык ятканын спорт белән шөгыльләнгән кеше үзе генә беләдер.

"Курмаладан Балтачка мәктәпкә йөргәндә минем аяктан чаңгы төшмәде. Язын, җәен гел йөгерүдә булдым. Армиядә ул йөгергәннәрне ныгыта гына төштем. Казан Дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга кергәч чаңгы спорты белән тагын да ныграк шөгыльләнә башладым. Студентлар Спартакиадасында, республика ярышларында алдынгылар рәтеннән төшмәдем", - дип искә ала яшьлек елларын Рәлиф.
Тырыш егетне тиз күреп алалар. Ул "Буревестник" ирекле спорт җәмгыятенең республика җыелма командасына алына. Уңыш арты уңыш елмаеп кына тора аңа. 1984нче елда Свердловск шәһәрендә "Урожай" ирекле спорт җәмгытенең Үзәк Советы беренчелегендә чаңгы узышларында 50 километрлы дистанцияне икенче булып буйсындыра. Аңа бу җиңү чаңгы спорты буенча СССРның спорт мастеры дигән дәрәҗәле исем китерә. "30 километрын узу бик авыр булды. Аннан соң инде үзенңе үзең белештермичә чаба башлыйсың, " зомби" кебек. Ул вакыттагы җиңүдән соң спорткомитет рәисе Ринат Борханов, миңа квартира бирелү турында хәбәр салгач, сөенгәннәремне күрсәгез иде", - дип искә төшерә хәзер ул чакларны.
1984нче елда минем үземә аның кулыннан "Урожай" ирекле спорт җәмгыятенең спорт райондагы Советын кабул итәргә туры килде. Аның инициативасы белән шушы җәмгыять канаты астында спорт мәктәбе оештыруга алындык. Кемнәрнең генә ишек бусагасын таптарга туры килмәде безгә ул чакта. 1 тренер белән эшли башлаган мәктәптә әкренләп 13 тренер штаты булдырылды. Инвентарь артыннан Свердловск шәһәренә кадәр барып, ныклы чаңгы базасы булдырдык.
Менә шуннан бирле язмыш безне бер сукмактан йөртә дә инде. Рәлиф Әскәровның барлык уңышлары да безнең күз алдыбызда. Тормыш юлын чаңгы спорты белән бәйләде ул. Дистәләгән республика чемпионнары әзерләде. Моңарчы республикабызда алып барыла торган рейтингта мактаулы урыннан төшмәде. Ел саен билгеләнеп узучы физкультурачылар көнен остаз ел да төрле уйланулар белән каршы ала. Быел да борчылуын яшермәде. Бер-бер артлы туган проблемаларын санап китте.
"Бездәге табигать үзе безгә бөтен мөмкилекләрне ачып салган бит. Урманнары, таулары, сулары. Әйтеп бетерә торган гына түгел. Бер Саба районында 3 чаңгы базасы бар. Җәен роллерларда шуарга җиребез юк. Менә бүген дә Яңгулга төшеп, Иске Көшкәт трассасында күнегүләр уздырачакбыз. Ярышларга да менә 3 ел инде тегеннән-моннан акча юнәтеп йөрибез. Элек ашарга акчасы булганда, автобус мәсьәләсе зур проблемага әйләнә иде. Хәзер киресенчә, акчасы юк. Инвнтарьлар тузып килә. Шулай да тырышабыз инде. Җәен 24 көнлек лагерьда ял итеп, шөгыльләнеп яттык. Бүгенге көндә атнага 4 мәртәбә шөгыльләнүебезне дәвам итәбез. Рәхмәт иганәчеләребезгә. Ринат Мөхәрләмов, Глеб Давлеков, Рифат Зариповка аеруча рәхмәтлемен. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов быелгы бер ярышыбызны чын мәгънәсендә Сабантуйга әверелдерде."

Билгеле, проблемаларыбыз да үз җайлары белән бер-бер артлы чишелеп торырлар. Алла боерса, Рәлиф Әскәров кебек тренерларыбыз булганда чаңгы спорты безнең районда яшәр дип беләм. Моның өчен кар төшүгә район Сабан туе мәйданына күз төшерү дә җитәдер дип уйлыйм. Соңгы вакытта чаңгыгы басучы райондашларыбыз бермә-бер артып килә бит. Сөенечле күренеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250