Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кыш бабай бүләкләре... шахматчыларга

Кыш бабай һәм Кар кызы районыбызның шахматчыларын да буш калдырмадылар. Районыбызның мәдәният бүлегендә мәдәният йортлары системасын җитәкләүче Айзат Шәйхелмәрдәнов тырышлыгы белән шахмат уйнаучылар бердәм булып район китапханәсенә җыйналдылар.

Алар арасында районыбызның танылган шахматчылары белән беррәттән, кече мәктәп яшендәге балаларны да күрергә мөмкин иде. Әнә шундый фидакарьләребезнең берсе - Балтач гимназиясенең Знче сыйныф укучысы Илсаф Шакиров. Ул әтисе Илнур белән ярышларга килеп, олылар белән 10 партия уйнап чыкты. Районыбызда тагын бер өметле шахматчыбыз үсеп килә. «Ә ярышларга килсәк, ярышлар бик матур узды. Ярышта катнашкан барлык шахматчыларны да бүләксез калдырмаган өчен без Айзатка аеруча рәхмәтле», - диде шушы ярышларның җиңүчесе - Балтач балалар-яшүс-мерләр мәктәбе тренеры Ландыш Гарифуллина. Бу юлы да ир-атларыбызның борынына «чиертте» Ландышыбыз. Икенче урында студент егетебез Балтачтан Салават Габдрахманов, өченчедә - Камил Мөхәрләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250