Хезмәт

Кыйммәтле җиңү

Гимназиянең физик культура укытучысы Фәридә Нәкыйпова күптән түгел Мәскәүдә узган 32нче халыкара марафонда катнашып кайтты. 42 километр 195 метр араны 3 сәгать 59 минут 1 секундта йөгереп үткән Фәридә ханым көндәшләреннән азга гына калышып, дүртенче урын яулады.

Реклама

«Берничә секунд кына хәлиткеч роль уйнады», ди Фәридә ханым зур ихтыяр көче һәм үҗәтлек нәтиҗәсендә ирешкән уңышлары хакында.
Ф.Нәкыйпованың спорт өлкәсендәге бу җиңүе калганнарга караганда иң зуры, иң кыйммәтлесе дисәң һич арттыру булмас. Чөнки мондый зур чарада беренче тапкыр катнашып, 42 чакрымнан артык юл үтеп, югары нәтиҗәләргә ирешүне башкача бәяләп тә булмыйдыр.
Фәридә ханым спорт өлкәсендә үзен һәрьяктан сынаган шәхес. Йөгерүме, чаңгымы ул, һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Хезмәтенең шушы өлкә белән бәйле булу гына зур җиңүләр яулауга төп сәбәп дип уйламыйм. Монда спортчы булып туу, спортка чын күңелдән тартылу, аннан тәм табу мөһим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: