Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кызларыбыз футболда да сынатмый, республикада без - икенче

Саба районында 2000 һәм аннан да түбән яшьтәге кызлар арасында футбол буенча республика спартакиадасы булып узды.

Бер уенда да җиңелмичә, бары тик очко аермасы белән генә, Рамил Әминов җитәкчелегендәге Салавыч лицее командасы 2нче урынны яулады. Әлеге команда составында кызлары булган әти-әниләр үзләренең балалары өчен чиксез горурлык хисләре кичереп, аларга алга таба да бирешмәскә дигән теләкләрен юллап, ихластан котладылар. Без дә райондашларыбызны ихластан котлап, киләчәктә голларны күбрәк кертүләрен һәм зурдан-зур үрләр яулауларын теләп калабыз. Иң мөһиме - команда бердәмлеген онытмыйча, алга һәм бары алга омтылырга кирәк!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250