Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Легендар шәхес истәлегенә

Остазы - Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, РСФСРның спорт остасы Васыйл Габделхәй улы Гарифуллинның истәлегенә татарча көрәш ярышларын оештыруда һәм иң зур матди ярдәмне күрсәтүче Илшат Шакировның ярышларны бер елны да болай ахырына кадәр утырып караганы юк иде әле.

Ярышларны тәнәфескә чыкмыйча да карады дисәм дә ялгыш булмас. "Быел аеруча зур ярдәм күрсәтте", - диде аның турында мәрхүмнең энесе Наил. Ярышта катнашучыларны, хөкемдарларны бүләкләүдән тыш мәктәп коллективын да туплар белән тәэмин иткән ул. Шуңадыр да, район көрәш федерациянең Күкрәк билгесен аңа такканда зал көчле алкышларга күмелде дә инде. Икенче зур ярдәмне Балтачтан барыбызга да билгеле шәхес, һаман да "көрәш казаны"нда кайнаучы Фәнис Шәрипов күрсәткән. Тимирязев исемендәге җәмгыять рәисе Булат Исрафиловка, Бөрбаш Сәрдегәненнән Рәфкат Муллагалиевларга исә, аерым рәхмәт хисләрен җиткерәсе килә.

Быелгы ярышларыбыз да зур күтәренке рухта башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, көрәш федерациясе рәисе РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев, спорт оешмасы башлыгы Рөстәм Заһидуллин чыгышлары яшьләрне тагын да көрәшкә рухландырып җибәрде ахыры. Ярышлар келәмнәрдә кызганнан -кыза барды. Кечкенәләр арасында ул бигрәк тә ихлас күңелдән бара инде. Бу ярышларда узган еллардан үзгәрәк буларак, 2003 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар бил алышты, шуңа да үлчәү авырлыгы да 24 килограммнан башланды. Күзаллагансыздыр инде, нинди кечкенә балалар көрәшкәнен. 28 килограммда бил алышкан Арбор малае Фәнзил Кәбиров җиңелү ачысын бик авыр кичерде бу юлы, күзләреннән яшьләр атылды. Ә инде зур өметләр баглап килгән Нормадан Динислам Мифтахов барыбер үзенекенә иреште, чемпион булып калды. Ул гына да түгел, гомерлек җанатарыбыз Фагыйль Шәфигуллинның махсус бүләгенә дә лаек булды. Ә менә көрәшчеләр нәселеннән булган Кәрим Гарифуллинның ике әйләнәшне дә чистага отып, өченче әйләнештә җиңелгәч кичерешләрен күрсәң ул. Менә ул безнең киләчәгәбез дип уйларга тулы җирлек тудырды безнең бу малайларыбыз,үзләренең көрәшләре белән.

Бу соңгы ярышларда безне смәеллеләр аеруча сокландыра. Ни хикмәт, бу юлы да алар пьедесталның иң югары баскычына басып, Кубокны үзләренә алып кайтып киттеләр. Менә бу ичмасам, җиңү! Икенче урынны яулаган келәм хуҗалары да хәтта өч очкога калыштылар. Өченче урынны арборлылар алды бу юлы. Балтачтан махсус бүләкләр Нормадан Эмил Гарифуллинга һәм Чепьядан Айнур Рәхимовка тапшырылса, мәрхүмнең кызы Ландышның бүләкләре Кунырдан Рүзәл Закировка һәм Смәелдән Аяз Шакировка бирелде. Ә менә смәеллеләрнең тренеры Альберт Миннеханов үз бүләген Яңгулдан Илгизәр Бурнацкийга тапшырды. Менә шулай үз югарылыгында уза инде бездә көрәш ярышлары. Болай дәвам итсә, мәңге үлмәячәк әле бездә татар көрәше. Киләчәге бит аның шушы малайлар кулында. Инде аерым җиңүчеләребез белән таныштырабыз.

24 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Илдан Әүхәдиев/Арбор/, Ислам Йосыпов/Чепья/, Кәрим Гарифуллин/Норма/.

26 кг.кадәр: Ильяс Йосыпов /Чепья/, Җәмил Зиннәтуллин/Смәел/, Булат Шәйхетдинов/Норма/,

28 кг.кадәр: Динислам Мифтахов/Норма/, Әлфис Гарипов/Арбор/, Нияз Габдуллин/Норма/,

30 кг.кадәр: Рәйхан Зиннәтуллин, Фирзәр Галимов/икесе дәАрбордан/, Хаҗиев Сәйдәш/Смәел/.

33 кг.кадәр: Рәнис Зарипов, Артур Муллагалиев/икесе дә Чепьядан/, Рамазан Вафин/Норма/,

36 кг.кадәр: Алмаз Галләмов/Арбор/, Айнур Әсхәдуллин/Яңгул/, Илназ Нигмәтуллин/Кенә/,

40 кг.кадәр: Илназ Ганиев/Смәел/, Кирил Кузнецов/Яңгул/, Иван Прокопьев/Чепья/,

45 кг.кадәр: Илгизәр Галимуллин/Смәел/, Әдел Фазылҗанов/Норма/, Нияз Габделхаков/Арбор/,

50 кг.кадәр:Инсаф Латыйпов/Салавыч/, Эдик Петухов/Куныр/, Инсаф Шәйхетдинов/Норма/,

югары үлчәүдә: Рөстәм Сираҗиев, Рәниф Камалов/икесе дә Чепьядан/, Нурсил Закирҗанов/Салавыч/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250