Мамадышта "Сабантуй"да Балтач егетләре беренче!
2004-2005, 2006-2007 елгы спорт мәктәбенең 18 яшүсмер көрәшчесе Мамадыш шәһәрендә "Сабантуй" газетасы призына узган көрәш ярышы буенча Татарстан беренчелегендә катнаштылар.
45 кг кадәр үлчәү авырлыгында Гайфетдинов Рүзәл 3 урынны яулады. 50 кг кадәр үлчәү авырлыгында Зарипов Рәнис 2 урынга лаек булды. 55 кг кадәр Яруллин Булат 1 урын, Муллагалиев Артур 2 урын.
2006-2007 елгы егетләр арасында беренчелекне Балтач командасы яулады. 2 урында - Мамадыш, 3 урында - Актаныш район командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев