Матур ярыш булды
Бер дә аптырап тормый инде бу, безнең Фагыйль Фәләхетдинович. Үз тирәсенә бергә эшли торган тренерларны җыеп сөйләште дә, менә дигән итеп, 1997-98 елларда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында кул көрәше ярышлары оештырды да куйды. Укучыларның республика спартакиадасына сайлап алу ярышлары буларак оештырылгач, сайлап алу өчен дә зур мөмкинлекләр...
Бер дә аптырап тормый инде бу, безнең Фагыйль Фәләхетдинович. Үз тирәсенә бергә эшли торган тренерларны җыеп сөйләште дә, менә дигән итеп, 1997-98 елларда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында кул көрәше ярышлары оештырды да куйды. Укучыларның республика спартакиадасына сайлап алу ярышлары буларак оештырылгач, сайлап алу өчен дә зур мөмкинлекләр ачылды. Тагын иң мөһиме шунда, бу ярышларның иганәчеләре Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кул көрәшен алып баручы тренерлар үзләре булды. Зур күчмә кубок булдырганнар, төрле дәрәҗәдәге медальләр ясатып алып кайтканнар. Аларны күреп, әй, куанышты инде балалар. «Хыял» яшьләр үзәге гөр килеп торды бу көнне. Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм «Хыял» яшьләр үзәге директорлары Эмиль Гарипов, Айдар Вәлиев ачылу тантанасында үз киңәшләрен биреп, балаларның күңелен күтәреп җибәрделәр. Шулай итеп, җиңүчеләребезне дә атап узабыз. Кызлар арасында - Надилә Хәкимҗанова (Субаш, 40 кг.), Алисә Хөснетдинова (Субаш, 45 кг.), Алисә Нуриева (Субаш, 50 кг.), Илүзә Гыйльманова (Субаш, 55 кг.), Алсу Фазылҗанова (Нөнәгәр, 60 кг.), Ралия Хисаметдинова (Алан, 70 кг.), Зөһрә Николаева субаш, югары үлчәүдә). Егетләр арасында - Раил Николаев (Субаш, 45 кг.), Рәмзил Шиһабетдинов (Куныр, 50 кг.), Рәсим Хисамиев (Салавыч, 55 кг.), Сергей Пчельников (Чепья, 60 кг.), Марат Әхмәтҗанов (Салавыч, 65 кг.), Рөстәм Гатиятуллин (гимназия, 70 кг.), Виталий Волков (Куныр, авыр үлчәүдә). Күчмә кубок тәүге мәртәбә Субашка (тренеры Ф.Гайнетдинов) китте. Икенче урында - Куныр (Л.Саттаров), өченчедә Чепья (Р. Сафиуллин) спортчылары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 14:46Бүген бездә – бәйрәм, бездә – юбилей!!! (+фото) "Хезмәт"ебезнең бүген 90 еллык юбилее.1000
-
27 май 2022 - 13:27АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3000
-
27 май 2022 - 13:21«Котькуд книгалэн аслаз лыдӟисез вань» 1995-тӥ арысен кутскыса, 27-тӥ куартолэзе Россиын библиотекаослэсь но со удысын ужасьёслэсь нуналзэс пусъё. 27 ар ӵоже тросэз воштӥськиз: библиотекалэн функциосыз но, улонэз но. Одӥгез гинэ уг воштӥськы: библиотека котьку ас лыдӟисьёссэ шедьтэ.4200
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар7401
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак18400
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.246600
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.54201
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.37601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика