Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мавыктыргыч шахмат ярышларына – Бөрбашка рәхим итегез!

Шахмат уеннарын гомерлек юлдашы итеп сайлаган Габдрәфыйк абый Фәйзрахманов янә баларны сөендерергә тора.

Матур, дини, үзенең батыр көрәшчеләре белән дан тоткан Бөрбаш авылында икенче мәртәбә инде районара шахмат ярышлары уздыра. Ярышлар шушы ялда, ягьни 14 декабрьдә мәдәният йортында оештырыла.
Ярышларга мәктәпләрдән 2000 елгы һәм аннан соңгы елларда туган балалар чакырылды. Команда составында 2 малай һәм 1 кыз бала булуы шарт.
Шунысы кызыклы, бу юлы Кукмара һәм Саба районындагы дусларыбызның да килүе көтелә. Гомуми нәтиҗәләр белән генә калмыйча, бөрбашлылар үз балаларына да бүләкләр әзерли. Кыскасы, мавыктыргыч ярышларыбызга килми калмагыз!
Фото: http://chtt.proffi95.ru/blogs/novyi-god/igra-v-shahmaty.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250