Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Майда туп тибәбез...

Май ае күпләрнең күңеленә традицион "Күн туп " клубы призына уза торган футбол ярышлары белән кереп кала.

Дистәләрчә еллар тарихы булган бу ярышлар быел 1999-2000, 2001-02, 2003-04 елгы балалар арасында уздырылды. Чепья, Яңгул, Норма, Балтач зоналарында узган ярышларда 10 мәктәптән 23 команда көч сынашты.
Финал ярышларына узган командалар Норма мәктәбе, һөнәр лицее футбол кырларында үз араларында республика ярышларында көч сынашачак командаларны ачыкладылар.
1999-2000 елгы егетләр арасында Норма, Чепья мәктәпләре, гимназия уенчылары призерлар булдылар. Бу төркемдә иң яхшы уенчылар булып Ранил Ганиев, Денис Кугергин, Ильяс Хәкимов /исемлек мәктәпләр рәте буенча бара.Н.С./ танылдылар.
2001-02 елгылар арасында җиңүне Балтач мәктәбе, Балтач гимназиясе, Шеңшеңәр мәктәбе уенчылары яулады. Рамазан Хаҗиев, Азат Нәбиев, Рамил Гайнуллин - иң яхшы уенчылар.
Ә менә 2003-04 елгы кечкенәләр арасында Салавыч лицее малайларына тиңнәр булмады. Икенче урынга Балтач гимназиясе, өченчегә Норма мәктәбе уенчылары лаек булды. Иң яхшы уенчылар исеменә Риназ Шәрәфиев, Булат Хаҗиев, Ранил Габнасыровлар керде.
Алда республика ярышлары. Алар Байлар Сабасында һәм Балык Бистәсендә узачак. Егетләребезгә җиңүләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250